Бүген Самара өлкәсе Губернаторы администрациясе бинасында Камышлы районында узачак X Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек эшләре турында сөйләштеләр. Оештыру комитетының эшлекле очрашуы Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашында үтте.

Самара өлкәсе Губернаторы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Юрий Рожин кунакларны сәламләде. Ул Татарстан белән ныклы элемтәләр булуын билгеләп узды. Самара өлкәсендә узачак Бөтенроссия авыл Сабан туен да күмәк көч белән иң югары дәрәҗәдә узачагына ышанычын белдерде.
Васил Шәйхразиев бүгенге көнда Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек турында җиткерде. Аның сүзләренчә, ул һәр елдагыча иң югары дәрәҗәдә уздырылып, Самара өлкәсендә яшәүче барлык халыкларны бергә җыярга, милләтләрнең үзара дус-тату яшәүләренең чагылдырган бәйрәм булырга тиеш.
Самара ягыннан милли бәйрәмне оештыру мәсьәләләре һәм инде башкарылган эшләр хакында Самара өлкәсенең Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов сөйләде.
Быел авыл Сабан туен оештыруда традиция буенча Татарстанның Кукмара районы ярдәм күрсәтә. Район башлыгы Сергей Димитриев Камышлы районында Татарстан утарын булдыру юнәлешендәге эшләр турында сөйләде.
Сабантуйның мәдәни программасын үзенчәлекләре хакында Татарстан Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм Самара өлкәсе Мәдәният министры урынбасары Ирина Калягина чыгыш ясады.
Белешмә өчен:
Бөтенроссия авыл Сабан туе беренче тапкыр Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында уздырыла. 2011 елда Чувашия Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында, 2012 елда Чиләбе өлкәсенең Красноармейск районы Дубравка бистәсендә, 2013 елда Пермь краеның Барда район үзәгендә, 2014 елда Волгоград өлкәсенең Светлояр районы Кече Чупурники авылында, 2015 елда Оренбург өлкәсенең Сакмар районы Татар Каргалысы авылында бәйрәм ителде. 2016 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә узды. 2017 елда авыл Сабан туен Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылы кабул итте. Узган елда Курган өлкәсенең Әлмән авылында гөрләгән бәйрәмне ябу тантанасында эстафета таягы Самара өлкәсенең Камышлы районына тапшырылды.