Самара татарлары, татар мәдәнияте һәм фәненең танылган шәхесләре тормышы белән бәйле даталар күрсәтелгән яңа өстәл календаре дөнья күрде.
Аны, “Самара татарлары” журналының кушымтасы буларак, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте бастырды. Тиздән журналның да яңа, быелгы саны чыгачак.
“Әлбәттә, Самара татарларының тарихын өстәл календаренда гына яктыртып бетереп булмый. Шулай да аны яшь буында үзебезнең мәдәнияткә һәм тарихка кызыксыну уятырлык мәгълүматларга бай итеп ясарга тырыштык”, — дип сөйли календарьны бастырып чыгаручылар. Оешма 2015 елда шундый ук календарьны бастырган һәм самаралылар аңа югары бәя биргән иделәр.
Татар календарен “Кулинария на Революционной” (Самара, Революционный урамы, 142нче йорт) кибетендә, Самараның Җәмигъ мәчете (Стара-Загора урамы, 54нче йорт) йортында урнашкан “Чәйханә”дә һәм “Хәләл ризыклар” кибетендә сатып алып була.
«Бердәмлек» газетасы