tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарага тарихи десант килеп төште
Самарага тарихи десант килеп төште

Самарага тарихи десант килеп төште

27 сентябрьдә Самарага Всемирный конгресс татар – Бөтендөнья татар конгрессы оештырган туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятенең фәнни десанты килеп төште. Бу көнне Археология үзәгендә «Самара өлкәсе татарлары: мәдәният, тарих һәм хәзерге заман» дигән темага зур конференция узды, анда илнең төрле төбәкләреннән килгән алдынгы туган якны өйрәнүчеләр катнашты.

Конференциядә искә алынган күренекле исемнәр арасында Кубрат хан, Габдулла Тукай, Фәрит Яруллин кебек лаеклы милләттәшләребезнең дә исемнәре яңгырады. Башкалабыз тарихи-мәдәни десант маршрутының йомгаклау ноктасы булды.

Туган як тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте менә инде 10 ел буе илнең төрле почмакларында халкыбызның мирасын саклау һәм популярлаштыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәләр. Бу вакыт эчендә алар Пенза өлкәсенең Усть-Уза авылында, Саратовта, Волгоградта, Әстерханда һәм Әстерхан өлкәсендә, Казахстанның Уральск һәм Атырау шәһәрләрендә, «Сарайчык» музей-тыюлыгында һәм Көнбатыш Казахстан өлкәсендә булырга өлгергәннәр.

Десантның иң мөһим бурычларының берсе — туган телне өйрәнү. «Татар теле — күп милләт кешеләре белән аралашырга мөмкинлек бирүче төрки телләрнең берсе. Шуңа күрә телебезне яратырга һәм өйрәнергә кирәк. Беренче чиратта, татарлар туган телләрен өйрәнсеннәр иде, дип тырышабыз», — дип сөйләде Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров.

Казан галимнәре борынгы Идел Болгарының бер өлеше булган Самара төбәгенә тарихны урыннарда өйрәнү һәм көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу максаты белән килгәннәр. «Соңгы конференцияне Самарада уздырырга һәм аны сезнең төбәк татарларына багышларга булдык. Асылда, монда болай да телне саклау, үстерү юнәлешендә зур эш алып барыла икән — татар журналы, татарча газета чыга. Шуңа да карамастан, бу киләчәк үсешнең тагын бер катализаторы булыр, дип уйлыйм», – дип сөйли Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының туган якны өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов.

Туган якны өйрәнү мәсьәләсе — игътибарсыз калдырырга ярамый торган дисциплина, дип ышаналар конференциядә катнашучылар. Чөнки аерым территорияләрнең үткәне гаять зур ил тарихының бердәй картинасы белән үрелеп бара.

«Самара мисалында төрле диннәргә, төрле Аллаларга, төрле мәдәниятләргә табынучы төрле милләт халыклары арасындагы мөнәсәбәтләр нинди булырга тиешлеге турында фикер алышырга мөмкин», — дип билгеләп үтә Тынычлык мәдәнияте институты директоры (ЮНЕСКО), профессор Энгель Таһиров.

Безнең төбәктә әлеге чараны оештыру өчен җаваплылыкны фондның Попечительләр советы рәисе Гомәр Мулланур улы Батршин һәм директоры Гүзәл Сәгадәтова йөзендә «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фонды үз өстенә алды. Алар чараны оештыру һәм кунакларны каршы алу өчен күп көч куйдылар. 28 сентябрьдә кунаклар һәм конференциядә катнашучылар теплоходка утырып Ширяевога юл тоттылар. Анда Поп тавында күчмә очрашу узды.

Чара барышында туган якны өйрәнүчеләр тарафыннан шактый гына файдалы мәгълүмат тупланды, алар үзара тәҗрибә, әдәбият белеме белән уртаклаштылар. Нәтиҗәдә, дустанә элемтәләрне дәвам итү һәм уртак чараларда катнашу теләге белдерделәр.

Безнең тарих — безнең кулда һәм без аны сакларга, мөмкин булган ресурслардан файдаланып, тәҗрибә уртаклашырга, тарихыбызны түкми-чәчми яшь буыннарга җиткерергә тиешбез.

Венера ГАЛИМОВА әзерләде.

«Бердәмлек».

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*