Самар шәһәрендәге “Нур” мәдрәсәсе 7дән алып 16 яшькә кадәрге мәктәп укучылары өчен көндезге бүлек оештыра. Анда балалар Ислам нигезләрен һәм Коръән укырга өйрәнәчәк.
Курслар быел 4 июньнән башлана.
Балаларны кабул итү өчен әти-әниләрнең берсе мәдрәсәгә килеп гариза язарга тиеш. Үзләре белән баланың туу турындагы таныклык күчерелмәсен алып килү сорала.
Мәдрәсә ректоры Али хәзрәт СӨЛӘЙМАНОВ