22 декабрьдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында өлкә «Туган тел» татар иҗтимагый оешмасы балалар өчен «Яңа ел» бәйрәме уздырды.
Бу сабыйлар өчен дә, ата-аналар өчен дә бик зур бүләк булды! Чара зур гаиләнең җылы очрашуын хәтерләтте.
Шундый шәп бәйрәм, күтәренке кәеф, уңай энергия бүләк иткән өчен спонсорлар Ильяс Шәкүровка, Гомәр Батршинга, татар эшмәкәрләре берлегенә, волонтёрлар Шәкурова Алиягә, Ерниязов Айнурга, Минәхмәтова Сафиягә, Хәсәншина Регинага, Хәҗиева Вилиягә, Васильев Данилага, Казаннан бүләккә китаплар алып кайтырга ярдәм итүче Сабир Галимуллинга, Сафина Айгөлгә һәм аның тормыш иптәшенә бик зур рәхмәт!
«Бердәмлек» газетасы
Чыганак: samtatnews.ru