tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самараның «Яктылык» мәктәбендә Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды
Самараның «Яктылык» мәктәбендә Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды

Самараның «Яктылык» мәктәбендә Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды

12 февральдә Самараның «Яктылык» мәктәбендә күренекле татар галиме, мәгърифәтче һәм язучы Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды.

Хезмәте татар халкының мәдәниятен һәм фәнен үстерү нигезе булган шәхесне искә алу өчен биредә укучылар, мөгаллимнәр һәм мәртәбәле кунаклар җыелды.

2”Б” һәм 4”Б” сыйныфлар укучылары татар телендә җырлар башкардылар, тамашачыларны бөек галимнең тормышы һәм хезмәте белән таныштырдылар. Аның милли мәгариф һәм мәдәният өлкәләренә керткән зур хезмәтенә аерым бәя бирелде. Каюм Насыйри фәнни хезмәтләр яза, белемен һәркемгә дә җиткерергә тырыша, халык арасында агарту эшләре алып бара…

Туган телебезне һәм гореф-гадәтләребезне өйрәнүгә рухландыра торган чара педагоглар Рәмзия Лазюк, Алинә Шәмсетдинова, Каюм Насыйри институтының Самара шәһәрендә мәгариф-мәдәни үзәге методисты Рәхимә Хәйрова тырышлыгы белән әзерләнгән иде.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*