14 февральдә Халыклар дуслыгы йортында Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм «Туган тел» өлкә татар җәмгыяте Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган «Ил халкының күңелен нурлап…» дип аталган музыкаль кичә үткәрәләр. Башлана 16 сәгатьтә.
Очрашуда үзешчән артистлар бөек җырчыбыз репертуарыннан алынган популяр җырларны башкарачаклар, ә аны күреп белгән һәм аралашкан якташларыбыз истәлекләре белән уртаклашачаклар.
Чыганак: samtatnews.ru