Кичә Санкт-Петербургта “Татар кызы 2018” бәйгесенең төбәк этабы финалы узды. Чара “Рекорд” яшьләр йортында үткәрелгән. Ул “Питер буйлары” татар-башкорт милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасының Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге ярдәмендә оештырылган.

Жюри традицияләрне белү, татар телендә аралашу күнекмәләре, карашлар киңлеге, нәзәкатьлелек, сөйкемлелеккә карап бәяләгән. Бәйге концерт программасы белән үрелеп барган.

Әмма башка катнашучылар да бәяләнмичә калмаган. Аларның һәркайсы нинди дә булса номинациядә җиңү яулаган. Катнашучылар дипломнар, призлар белән бүләкләнгән.