Бүген, 14 декабрь көнне, тарихиСанкт-Петербург шәһәренең “Россия – минем тарихым” мультимедиа паркында татар халкының милли үзенчәлеген саклауга һәм үстерүгә багышланган “Нева ярларында татарлар” төбәк фәнни-гамәли конференциясе уза. Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.
Конференция эшендә шулай ук Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе администрацияләре, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Закон чыгару җыелышларының депутатлар корпусы вәкилләре, күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, татар җәмәгатьчелеге, эшмәкәрләр, милли якташлык җәмгыятьләре катнаша.
Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, “Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы һәм шәһәрнең һәм өлкәнең милли-мәдәни берләшмәләре.