Россиядә милли бердәмлекне, тынычлык һәм татулыкны ныгыту елында Санкт-Петербург шәһәр китапханәсенең гуманитар-һөнәри клубы, императрица Екатерина II исемендәге тау университеты укучылары Советы белән берлектә, Татарстан республикасының халык рәссамы Рәшит Гыйләҗев картиналарының “Язгы чәчәк бәйләме” исемле күргәзмәсен оештырган.
Рәшит Гыйләҗевнең 1988-2025 еллардагы 15 эшен үз эченә алган матур натюрмортлары һәм чәчәк композицияләре китапханә диварларында язгы кәеф тудырган. Рәссамның тормыш иптәше, шагыйрә Халидә Гыйләҗева “Баулы-информ” редакциясенә хәбәр иткәнчә, күргәзмә 4 марттан 27 мартка кадәр эшләгән. Анда Санкт-Петербургтагы Татарстан республикасы вәкилләре, шәһәрнең мактаулы һәм танылган кешеләре, Тау университеты студентлары һәм аспирантлары булган. Гыйләҗевларның күргәзмәләрендә һәрвакыт Баулыда ясалган картиналар бар һәм булачак. Бу юлы да Баулы районы белән бәйле берничә натюрморт һәм картина урын алган. Мәсәлән, “Глубинка”, “Кырымсарайда кыш” картиналары.
“Язгы чәчәк бәйләме” күргәзмәсен оештыручылар сүзләренчә, чарага килүчеләр теләкләр китабында бик күп уңай бәяләмәләр калдырганнар.
Чыганак: bavly-tat.ru