Санкт-Петербургта «Былбыл» татар халык театрының «Алтын чишмә» спектакле премьерасы булды. Спектакльне Санкт-Петербург тамашачысы белән бергә Казаннан килгән профессиональ артистлар да карады. Спектакльдән соң һәвәскәр артистларга Кариев театры артистлары белән очрашу мөмкинлеге дә булды.
«Алтын чишмә» — «Былбыл» Санкт-Петербург татар халык театрының бишенче спектакле. Халык театры Санкт-Петербургның «Рыбацкий» мәдәният йортында урнашкан. Театрны оештыручы – Сиринә Зиннурова.
«Алтын чишмә» спектакленең пьесасын Сиринә Зиннурова үзе язган. Режиссерлык эшен алар команда белән үзләре башкарган.
– Хөрмәтле милләттәшләр, чәчәк атучы республикабыз башкаласы Казан шәһәреннән барыгызга да кайнар сәламнәр алып килдек. Бирегә очраклы рәвештә килеп эләксәк тә, күптән аралашып яшәгән кебек җылы хисләр белән янып утырабыз. Сезнең матур сәхнә әсәрегез өчен сөенәбез. Спектакльне карарга театрның атказанган һәм халык артистлары килде. Без әле Санкт-Петербург шәһәрендә гастрольләрдә. Башта бераз билет сатылу проблемасы бар иде. “Бөтен татар менә кайда икән бит”, дип шаярышып та алдык. Икенче юлы белербез – сезне монда килеп җыеп алып китәрбез. Иң мөһиме – кеше ресурсы. Сез кешеләрне табып, кызыктырып бирегә китереп, зур хезмәт башкарасыз. Сиринә ханым, сезгә милләттләшләребез исеменнән баш иябез. Зур эш эшлисез, – диде Кариев театры директоры Илнур Гайниев.
– Халык театрының тууына шатланып сезне котлыйм. Бу зур вакыйга. Юктан бар итү – бик авыр әйбер. Сезнең спектакльне караганда үзем өчен зур ачыш ясадым – бөтен әйберегез чын булды: хисләр дә, декорацияләр дә. Сәгать йөреше дә, өстәлдәге ризыклар да. Бу – тере театр. Шундый театрның булуын татар халкы өчен кыйммәтле вакыйга дип саныйм. Дөньяга килгән татар театры озак яшәп, халкыбызны сөендереп торсын, – диде Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов.
– Санкт-Петербургта татарлар спектакль куйган саен мин яратып киләм. Сиринә ханымга чакыруы өчен, Бөтендөнья татар конгрессына һәм “Татар-информ”га мине монда җибәрүе өчен зур рәхмәт. Бу спектакльне караганда уйнаучыларның гына түгел, тамашачының да талантлы тамашачы булуына сокланып утырдым. Сәхнәдәге һәр хәрәкәтне аңлап, реакция биреп утырган утырган тамашачыга шулкадәр сокландым. Рәхмәт сезгә, – диде Казаннан килгән “Татар-информ” журналисты Рузилә Мөхәммәтова.
Тамашачы спектакльне аншлаг белән карады. Спектакльдән соң тамашачы белән коллектив арасында озак җылы аралашулар булды.