Санкт-Петербургның татар мәдәни үзәгендә “Әбсәләм укулары”дип аталган мәдәни-агарту проекты оештырылды. Ул унсигезенче укчылар дивизиясе командующие, Тосно шәһәрен азат иткән генерал-майор Әбсәләмов Минзакир Абдурахман улына багышланган иде, дип хәбәр итә “Ак калфак” оешмасы.
Чара Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм Санкт-Петербургның “Ак калфак-Нева” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды. Алып баручы Фирая Рәшитова иде.