7 августта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә күренекле башкорт һәм Россия сатиригы, Башкортстанның халык язучысы, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, «Дуслык» ордены кавалеры, 1980–2010 елларда «Һәнәк» журналының баш мөхәррире булган Марсель Сәлимовның иҗат кичәсе узачак.
Очрашу барышында Марсель Сәлимов Татарстан, Башкортстан һәм Санкт-Петербург белән бәйле истәлекләре белән уртаклашачак, Казанда дөнья күргән «Мар. Сәлим камчысы» исемле яңа китабыннан шигырьләр укыячак, шулай ук чарада катнашучылар белән әңгәмә корачак.
Кичә 15:00 сәгатьтә башлана.
Чыганак: tatspb.tatarstan.ru