tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта татарларның гаилә традицияләренә багышланган кичә узды
Санкт-Петербургта татарларның гаилә традицияләренә багышланган кичә узды

Санкт-Петербургта татарларның гаилә традицияләренә багышланган кичә узды

Санкт-Петербургның милли әдәбият китапханәсендә «Татар кунакханәсе» мәдәни-агарту проекты кысаларында «Татар гаиләсе — милләт сакчысы. Татарларның гаилә традицияләре» темасына иҗади кичә узды.

Очрашуга балалары белән бергә татар гаиләләре, яшьләр, иҗат эшлеклеләре, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм татар халык тарихы белән кызыксынучылар килгән. Чараны Санкт-Петербургның «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы оештырды.

Чара балаларның татар теле буенча белемен тикшерүгә багышланган викторинадан башланды. Татар теле укытучысы Алинә Хәйруллина уен формасында татар теле дәресе үткәрде. Алар татарча санарга, танышырга, көнкүреш әйберләрен татарча әйтергә өйрәнде. Татарстанның Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин балаларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Ренат Вәлиуллин кунакларны сәламләде һәм татар гаиләсенең әһәмияте һәм традицияләре турында сөйләде. Кичәне алып баручылар Фирая Рәшитова һәм Светлана Ковязина татар бизәкләре төшерелгән күлмәк, калфак һәм изү кигән иде.

Чарада «Акчарлак» ансамбленнән Сабилә Сөнгатова башкаруында татар җырлары яңгырады. Ун бала атасы һәм оныкларының бабасы Мансур Аббазов үз нәселенең шәҗәрә агачы турында сөйләде Татарлар җиде буын бабасын белгән. Студент Фәнис Хәмидуллин Түбән Новгородта никах үткәрү йоласының ничек узуын сөйләде.

Чараны оештыручылар татар халык ашларын пешереп алып килгән һәм татар йорты мохитен тудырган иде. Чигелгән сөлге, ашъяулык, түбәтәй һәм клафаклар милли колоритны тулыландырды.

tatspb.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*