tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарабиккол мәдәният йортының «Алтын битлек» халык театры тамашачының рухын күтәрде
Сарабиккол мәдәният йортының «Алтын битлек» халык театры тамашачының рухын күтәрде

Сарабиккол мәдәният йортының «Алтын битлек» халык театры тамашачының рухын күтәрде

Әйе, күп тапкырлар бу коллектив (еллар үтү белән катнашучы артистларыбыз үзгәреп торуга  карамастан) тирән эчтәлекле драма әсәрләре белән күңелләрне тетрәндерде, комедия әсәрләре белән уйландырды һәм рәхәтләнеп бөтен дөнья мәшәкатьләребезне оныттырып көлдерде һәм күңелләребезне күтәрде.

Быелгы спектакльнең белдерүе дә кызыклы, үзенчәлекле: тамаша-комедиянең исеме татар халык җырыннан алынган. «Кызлар кия кызыл ыштан…» спектакленең авторы үзебезнең авыл килене, мәдәният йортыбызның сәнгать  җитәкчесе, тумышы белән Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылы кызы – Гөлназ Файзуллова булуы сокландырды, шатландырды. Тамаша көне килеп җитте, зал тутырып җыелдык дип мактана алмасак та, сәнгать сөючеләр залда урыннарын алдылар һәм театр, тамаша дөньясына чумдылар.

Иң беренче тамашачыны әсир итүче ул – сәхнә бизәлеше һәм совет заманаларын хәтергә китерүче моң агышы…   Тарих битләрендә совет чоры тормышын никадәр генә кимсетеп күрсәтергә торышсалар да, ул чор – безнең балачак, ул – безнең әти-әниләребезнең яшьлек чоры, бала-чаганың яшьтән үк хезмәткә өйрәнеп үскән еллары…

Гөлназ үз каләменнән бернәрсәне дә төшереп калдырмаган: колхозда гөрләп тормыш бара, колхоз рәисе (бу рольне Гөлназ үзе җиренә җиткереп башкара) авыл тормышы белән бик оста идарә итә, ялгыз булуы гына сагайта шикелле. Ләкин спекулянт Мәрьям карчык, бу рольне искиткеч осталык белән мәдәният йорты хезмәткәре Гөлия Хәмитова башкарды, ялгызлыктан чыгу  юлларын бик оста чишә. Авылның иң булган, иң уңган, берсеннән-берсе чибәр   кызлар – мәдәният йорты җитәкчесе, шул ук вакытта халык театры коллективы җитәкчесе һәм әсәрләрне сәхнәгә куючы Раушания Хөсәен кызы сыер савучы Зарифа ролен башкара, авылыбызның активларыннан актив булган һәм сәләтле кызларыбыз Азалия Латыпова сыер савучы Бану ролен,  Гөлүсә Мостафина сыер савучы Асия ролен башкарып, (артисттан артист тууын раслады, Гөлназнаң олы кызы ул) спекулянт карчык шушы сыер савучы кызлар янына барып, аларның һәрберсенә биш бәягә арттырып, кызыл ыштаннар сатты.

Ана ролен авылыбыз, районыбыз сәхнәләре күрке булган, бер сулышта 37әр куплетлы шигырьләрне яттан сөйләп, күңелләрне сихерләүче Роза апа Мусина аерым осталык белән башкарды.

Музыкаль бизәлеш искиткеч талант белән сайланган: сихри моңнар күңелләргә ял бирә, шул арада колхоз рәисе радиоалгыч аша көндәлек нәрәт бирә, һәркемгә җылы сүзен, кирәк булса, шелтәләү өчен бик тә үтемле җөмләләрен таба, мизгел эчендә сыерлар мөгерәгән тавышлар, чиләкләр чыңы, сыер савучыларның кызыклы әңгәмәләре – болар  барысы да сәхнәнең әйтеп бетергесез бизәкләренә әйләнде…

Спектакльнең тәмамлануын сизми дә калган тамашачы, аягүрә басып, сәхнәдәге талантларыбызны алкышларга күмде. Гөлназ Фәргать кызының беренче дебюты искиткеч уңышлы чыкты, алда әле тагын матур әсәрләре туар һәм сәхнәләргә менәр дигән ышанычыбыз зурдан.

Чыганак: zamansulyshy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*