Идел буе федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы 10-12 февральдә Саратовта очрашты. Биредә Бөтендөнья татар конгрессының (БТК) 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, агымдагы елга эш планы турында сүз барды. Безнең төбәктән бу җыенда Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе рәисе Мирзәхләм Абдулганиев катнашты һәм без аның белән шул хакта кыскача гына телефон аша сөйләшеп алдык.
Сәфәрем ерак булса да, андагы күргәннәрем күңелемә якын булды. Казаннан әле тагын 11 сәгать автобус белән барган булсак та, ару-талу сизелмәде, чөнки юлдашларым, белгәнегезчә, фикердәшләрем иде. Һәм безнең уртак төп тема буенча – татар милләтен саклап үстерү турында сөйләшә баргачтын, ерак юл күзгә дә күренмәде. Анда безне җылы каршы алдылар, олы кунак иттеләр. Саратов өлкәсендәге сәясәт һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр министры Наталья ханым Трошина кайнар сәламләде, җирле милли-мәдәни автономия рәисе Камил әфәнде Аблязов андагы милләттәшләребез хакында сөйләде, мөһим эшләре белән таныштырды. БТКның Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров төп докладны тотты, аннары Казан белән дә онлайн рәвештә туры элемтәгә чыктык. “Җәлил укулары”, “Идел йорт” төбәкара театр коллективлары конкурслары, “Ак калфак” оешмасы эшчәнлеге, “Татарча диктант”, “Татарча КВН” кебек проектлар турында сүз барды.
Саратов өлкәсендә 54 мең татар яши һәм без, руслар белән казахлардан кала, халык саны буенча биредә өченче урында торабыз. Шәһәр белән танышып йөргәндә, Советлар Союзы герое Гаяз Рамаев исемен йөрткән татар гимназиясендә булдык, анда 390 бала укый. “Чишмә” балалар бакчасын кереп карадык. Икесендә дә безнең милли рух нык сизелә.
Аннары безне шәһәрдән 30 чакрым ераклыкта булган Усть-Курдюм поселогына алып бардылар. Анда “Шиханка тавы” дип йөртелгән һәм урта гасырның мәдәни һәйкәленә караган борынгы каберлекләрне яд иттек. Биредә җирләнгән халыкның 25% татарлар тәшкил итә. Бу җирлекне яңа кулланышка алмакчы булганнар, ләкин безнең милләттәшләр әлеге изге урынны саклап калган.
Саратовта татарлар белән бәйле урыннар бик күп. Шәһәрнең үзәгендә, мәсәлән, “Татар авылы” бар, хәләл кибетләр шактый, мәдәни ял итү киңлекләре дә күренә. Ә ел саен өлкә сабан туе үтә торган 20 гектарлык мәйданны татар бизнес берләшмәсе бөтенләй үз халкы ихтыяҗына сатып алган. Анда хәзер милли бәйрәмебезне тагын да югарырак һәм сыйфатлырак уздырыр өчен кирәкле корылмалар, эстрада сәхнәләре, көрәш мәйданы төзелә. Шул ук татар эшмәкәрләре бер ташландык авылны сатып алганнар һәм хәзер шунда инде йөздән артык Чечен җиреннән милләттәшләребез күченеп төпләнгән.
“Алга” спорт комплексы да татарлар карамагында дисәк, ялгыш булмас. Биредә билбаулар белән шөгыльләнүче тренерлар безнең Зәки абый Валемеевны, дөнья чемпионнарыбызны атап үттеләр.
Саратовның Җәмигъ мәчетен рухи үзәк дип әйтер идем. Анда дин буенча заманча уку-укытуга зур игътибар бирелә, яшьләр белән бу өлкәдә тыгыз эшлиләр. Һәрхәлдә, сәләтле яшьләрне биредә күрә һәм күтәрә беләләр.
Пленар утырышта мин дә сүз тоттым. Үзебезнең төбәк турында, иҗтимагый вә рухи эшчәнлекләребез хакында сөйләдем, Саратовта күргәннәремнән һәм ишет- кәннәремнән шаккатканымны ачып салдым, шундый җыен- нарның мөһимлеген ассызыкладым һәм оештыручыларга олы рәхмәтләремне әйттем, – дип сөйләде Мирзәхләм Гаяр улы.
Әйе, күп йөргән – күп белгән, ди безнең халык. Шуңа сара- товлыларның уңышлы алымнарын РНКАТНОның яңа рәисе безнең халык файдасына да уңышлы кулланыр, дип ышанабыз.
Олег ХӨСӘИНОВ
“Туган як” газетасы