23 март көнне Саратовта беренче тапкыр яшьләр форумы узды. Форум Саратовның өлкә китапханәсендә 200гә якын делегат катнашында барды. Форумга чыгыш ясаучылар буларак:
- Тимур Надров – 2017 елның W5 версиясе буенча дөнья чемпионы
- Рөстәм Шакеров – юрист, галим, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы яшьләр советының идарә әгъзасы вазыйфаларын башкаручы
- Илнар Галиев – 2013 елгы Универсиадада билбау көрәше буенча 80гә кадәр авырлык категориясендә җиңүче
- Илгиз Шәйхрәзиев – Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры солисты, Yummy Music лейблы артисты
- Айдар Булатов «Булатов групп» дәүләт корпорациясе хуҗаларының берсе (Казан, Мәскәү, Санкт-Петербургтагы рестораннар челтәре объектлары белән идарә итү.)
- Тәбрис Яруллин – Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең яшьләр иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары
- Алсу Хафиз – “Идел «яшьләр үзәге директоры»)
чакырылган иде.
Чара бер көнлек булды, катнашучыларны форум эшендә актив катнаштыру өчен сорау-җавап һәм дискуссия формалары кулланды. Ахрына кадәр актив катнашканнарга бүләкләр – китап һәм айфон телефоны бүләк ителде.