Сарман районы Җәлил бистәсе җирлегендә «Татарча диктант» язу акциясе нәтиҗәле үтте. Диктант язу ике урта мәктәп, гимназия, китапханә кысаларында оештырылган иде. Акциядә “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары да бик актив катнашты.
Ике көнгә 500 дән артык кеше телебезгә карата битараф түгеллекләрен расладылар, барлык катнашучыларга да зур рәхмәт!