tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарманда фәнни-гамәли конференция булып узды
Сарманда фәнни-гамәли конференция булып узды

Сарманда фәнни-гамәли конференция булып узды

Сарман районы “Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе”ндә “Матур әдәбият һәм иҗат чаралары белән мәктәп укучыларының экологик культурасын һәм милли үзаңын формалаштыру” исеме астында Республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды. Фестиваль кунаклары – мәктәпнең данлыклы укучылары: тарих фәннәре докторы, профессор Гамирҗан Дәүләтшин, филология фәннәре докторы, шагыйрь, профессор Фәрит Яхин булдылар. Шулай ук Әлмәт, Мөслим районы вәкилләре – укытучылар һәм укучылар катнашты.

Конференция программасының “Һәр җәүһәрдә – халык тарихы” дип исемләнгән бүлеге тулысынча Ак калфаклы кызларыбызга бирелде. Без үз чиратыбызда конференция кунакларына милли кул эшләре, милли татар халык ризыкларын әзерләү буенча осталык дәресләре үткәрдек. Чигү остасы Гөлшат Миннебаева курчаклар ясау, калфак ясау остасы Галия Авзалова калфак чигү, Илнара Гарифуллина милли бәйрәм символлары ясау, Республика “Бизнес-старт” проектында җиңеп чыккан Җәлил гимназиясе укучылары шоперлар тегү буенча бик үтемле итеп балаларга дәресләр үткәрделәр. Үзем кунакларга милли ризыгыбыз – чәк-чәк пешерү серләрен өйрәттем.
Шулай ук “Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фондының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Гөлия Замалиева гаиләдә милли рухта бала тәрбияләү, гореф-гадәтләребезне бала күңеленә кечкенәдән сеңдереп бару буенча киңәшләрен бирде.

Галимнәребез – Гамирҗан Миргаҗәм улы һәм Фәрит Зәкиҗан улы үзләренең мәктәп елларын искә алдылар, тормышта югары дәрәҗәләргә ничек күтәрелүләрен, тырышып укырга кирәклеген, үз милләтең белән горурланырга кирәклеген сөйләп үттеләр. Фәнни-гамәли конференция нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә төрле номинациядә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Әлеге матур һәм файдалы очрашулар укытучылар, укучылар һәм кунаклар күңелендә дә озакка сакланыр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*