Герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөрткән бистәбездә Габдулла Тукайның туган көненә һәм Халыкара туган тел көненә багышлап “Без – Тукай оныклары” исеме астында муниципаль зона шигырь бәйгесе үтте. Сарман районы мәгариф бүлеге, Җәлил гомуми белем бирү мәктәпләре, мәдәният сарае, җирле “Ак калфак” оешмалары тарафыннан оештырылган әлеге чара балаларның Тукай иҗатын чын күңелдән яратуларын дәлилләде. Шигырьләрнең татар, рус, инглиз телләрендә яңгыравы, әдәби композицияләр башкарылуы, укучыларның милли киемнәрдә булуы күңелебезгә бик тә хуш килде. Иске Минзәләбаш, Александровка авылы урта мәктәбе укучылары да сынатмадылар, бик матур чыгыш ясадылар. Чыгыш ясаучылар арасында Шәймәрданова Диләрә һәм Гыйльфанова Маиза иң талантлы кызларыбыз — җиңүче дипломы белән бүләкләнделәр. Бәйгедә катнашкан барлык укучыларга дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.
“Ак калфак” оешмасының Сарман бүлекчәсе