tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарсаз-Баграж Сабантуенда махсус хәрби операциядә һәлак булган егетнең амәнәтен үтәделәр
Сарсаз-Баграж Сабантуенда махсус хәрби операциядә һәлак булган егетнең амәнәтен үтәделәр

Сарсаз-Баграж Сабантуенда махсус хәрби операциядә һәлак булган егетнең амәнәтен үтәделәр

Сабантуй башында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әти-әниләрен мәйдан уртасына чакырып хөрмәтләп, бүләк тапшырдылар. Барлыгы 25 егетнең әти-әнисе мәйдан уртасына чыкты.

-Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз, дигән девиз буенча эш алып барабыз. Әтисе яки әнисе безнең Баграж җирлегеннән булган һәр егеткә посылкалар җибәрәбез, ничек тә ярдәм итәргә тырышабыз. Аларны туган якларда көтәбез, – ди Баграж җирлеге башлыгы Павел Минеев.

Шулай ук Ватан иминлеген саклап һәлак булган егетләрне мәйданга җыелучылар бер минут тынлык белән искә алды, әлеге егетләр истәлегенә моңлы җыр башкарылды.

Бәйрәмдә махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр дә катнашты. Әтисе Сарсаз-Баграж авылыннан булган “Борзый” позывнойлы егет махсус хәрби операциядә  Ватаныбыз иминлеге сагында тора..

-Хәзер контракт буенча хәрби хезмәткә җыю бара. “Эш” күп анда, безгә кушылыгыз!  Бердәмлектә бит көч, – диде ул.

Тагын бер дулкынландыргыч мизгел махсус хәрби операциядә һәлак булган Николай Фроловның амәнәтен үтәү булды. Николайга авылдан килгән исемле посылкадан ике хат кулына эләгә. Аның берсен Эмилия Моисеева язган, икенчесен – Роман Кәлимуллин. Николай балалар  хатларына бик сөенә, әнисенә шалтыратып, мин ялга кайткач бу балаларга бүләк бирәчәкмен әле, ди. Ләкин язмыш башка борылыш әзерләгән була… 2 майда хәрби бурычын үтәгәндә Николай батырларча һәлак булды.

Сабантуй җиткән көннәрдә китапханәче Марина Халиковага бер төш керә. Төшендә Коля аңа, “син бу бүләкне бир инде”, ди…  Николайның әнисе, әбисе белән апасы да Сабантуйга зур суммада акча чыгардылар. Клара Алексеевна балаларга зур бүләкләр алган иде.

Николайның амәнәтен үтәп, Сабантуй мәйданында Эмилияга һәм  Романга батыр Николай абыйлары исеменнән зур бүләк тапшырылды.

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Руслан Егоровның әнисе Галина Николаева да улы истәлегенә зур бүләк белән кайткан иде Сабантуйга. Аның улы Руслан көрәшче булган. Һәм Сабантуенда җиңелүче көрәшчеләргә битараф булмаган. Галина Алексеевна арттан җиңелүче көрәшчегә дип, 5 мең сум акча бирде. Әлеге акча жирәбә буенча Вадим Павловка тапшырылды.

Чыганак: zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*