Бөтендөнья татар яшьләре форумы Рәсәй төбәкләре буенча яшь активистлар белән очрашуларны башлады. Беренче очрашуда Идел Буе федераль округы яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты. Ул 7 мартта Сарытау шәһәрендә узды.
3 өлештән торган чарада яшьләрне Форум эшчәнлеге, Дөньякүләм “Татарча диктант” белем бирү акциясе, Xалыкара “Татар кызы” бәйгесе, “Ачык университет” онлайн татар телендә белем алу платформасы белән таныштырдылар.


Яшьләр очрашуы программасы Казаннан килгән “Taraf” төркеме – инструменталь музыка белән тәмамланды.
Башка төбәкләрдән килгән кунакларга Сарытау шәһәре буйлап экскурсия дә каралган иде. Моннан тыш, очрашу үз эченә “Рашидә” мәчете, 1992 нче елдан бирле эшләп килүче татар гимназиясе һәм татар балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышуны алган.