tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сатучылар да, консультантлар да
Сатучылар да, консультантлар да

Сатучылар да, консультантлар да

Әгәр кеше тезелергә уйласа, күпме кирәклеген тагын бер кат әйтеп китү кирәк микән! Шуңа күрә Лямбирь халкы гына түгел, тирә-як авыллардан да «Сельхозтехника» микрорайонына, шәхси эшмәкәр Роберт Ринат улы Грошев кибетенә ашыга. Анда теләгән һәркем хуҗалыкта кирәкле товарларны сатып ала ала. Өстәвенә, аларга бик әдәпле һәм тиз хезмәт күрсәтәләр, барысын да күрсәтеп киңәшләр дә бирәләр.

Биредә менеджер Рамиль Бәсыйр улы Курмакаев кына түгел, ә сатучыларның да төзелеш материалларына кагылышлы зур белемнәре бар. Һәм Лямбирда даими рәвештә төзелеш баруын исәпкә алсак, клиентлар җитәрлек. Халык бу кибетне «Безнең Леруа Мерлен» дип тә атап йөртә.

Чират җитте анда эшләүчеләр белән якыннан танышырга. Үз вакытында Рамиль Бәсыйр улы аграр институтны «зоотехния» белгечлеге буенча тәмамлаган. Әмма яшәешкә тормыш үз коррективларын кертә: ул сәүдә өлкәсенә эшкә килә. Әлбәттә, биредә барысы да аның өчен яңалык була. Әмма үзе әйтүенчә, аңа беренче көннәрдән үк тезелеш кирәк-ярагына ияләшергә остаз сыйфатында Ольга Валерьевна Даньшина ярдәм итә. Ул вакытта Рамиль Бәсыйр улы төзелеш материалларын да яхшы үзләштереп өлгерә, чөнки үз ишегалдындагы мунчаны ул үзе, үз куллары белән салган һәм мунча бик тә уңышлы килеп чыккан. Сатучы Ольга Валерьевна Даньшинага килгәндә, ул кооператив институтын тәмамлаган, бухгалтер булып эшли башлаган, ләкин…

– Беләсезме, шундук диярлек моның минеке түгеллеген аңладым, – дип сөйләде ул безнең корреспондентка. Тау-тау кәгазьләр, документлар… монда исә мин һәрвакыт хәрәкәттә, әгәр шулай әйтергә мөмкин булса, кешеләр белән аралашам, ниндидер яңа нәрсәләр беләм. Әлбәттә, миңа да, Рамильгә дә башта кыенрак булды. Ләкин ярдәм иттеләр. Ул вакытта безнең сату буенча менеджер Руслан Хәйретдинов иде: ул минем остазым булды. Кибет хуҗасы Роберт Ринат улы Грошев та күп нәрсәгә өйрәтә алды. Менә шулай әкренләп эш алга китте, сатулар яхшырды. Шулай, рәсемдәге менеджер Р.Б.Курмакаев һәм сатучы О.В.Даньшина кирәкле товарны җибәреп кенә калмыйча, сатып алучы Рамиль Курмакаевка эшлекле киңәш тә бирәләр.

Наилә НАСЫРОВА

Чыганак: Газета “Юлдаш”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*