tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сатыш авылы балалары каникулда дини гыйлем үзләштерә
Сатыш авылы балалары каникулда дини гыйлем үзләштерә

Сатыш авылы балалары каникулда дини гыйлем үзләштерә

Бу көннәрдә Сатыш авылы мәчетендә балалар өчен дини ял һәм уку сәгатьләре оештырыла башлады. Әлегә биредә 10 лап бала шөгыльләнә. Дәрестән тыш төрле дини һәм тәрбияви чаралар да үткәрелә. Мөгаллимнәр Рәзилә Гыйльманова һәм Әдилә Шакирова балалар өчен төрле мастер класслар, интеллектуаль уеннар да оештыралар.

«Балалар  мәчеттә иртәнге 9нчылар киткәч киләләр һәм өйлә намазына кадәр биредә булалар. Бик теләп, ошатып йөриләр, күмәкләшеп намазлар укыйлар, әлхәмдүлилләһ. Өйрәнгәннәре үзләре өчен бит, балаларны шулай мәчеткә хәстәрләп җибәргән әти-әниләренә зур рәхмәт. Аннары бу дәресләрне оештыруда авыл халкы да  бик нык ярдәм күрсәтә. Күчтәнәч итеп канцтовар һәм тәм-томнар китерәләр. Аллаһының олы рәхмәтләре яусын. бу балалар- авылның киләчәге. Иманлы булып, тәүфыйклы булып үссеннәр өчен көчебезне дә, вакытыбызны да җәлләмәскә тиешбез»,- ди авыл имамы Алмаз хәзрәт Галимҗанов.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*