tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Саумы, Казан!» бәйгесенә Казанга багышланган шигъри әсәрләр кабул ителә
«Саумы, Казан!» бәйгесенә Казанга багышланган шигъри әсәрләр кабул ителә

«Саумы, Казан!» бәйгесенә Казанга багышланган шигъри әсәрләр кабул ителә

Конкурсның гомуми приз фонды — 1 600 000 сум.

«Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» конкурсы Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә. Төп максат – Казанга багышланган шигъри әсәрләр тудыру.

Шарт буенча бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала. Моның өчен 2025 елның 15 августына кадәр saumykazan@mail.ru электрон адресына «“Саумы, Казан!” конкурсына» тамгасы белән гариза юлларга кирәк. Гаризада катнашучы турында белешмә тутырыла: фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган көне, эш/уку урыны, яшәү урыны, элемтә өчен телефон, электрон адрес, шулай ук конкурс эшенең исеме, язу датасы һәм номинациясе. Конкурс эшен «MS Word» текст редакторында тәкъдим итәргә кирәк (шрифт «Times New Roman», 14 pt, 1,5 интервал).

Бер катнашучы рус яки татар телендә Казанга багышланган бер генә шигырьләр циклы һәм бер генә поэма тәкъдим итәргә мөмкин, шул ук вакытта ул әлеге әсәрнең (әсәрләрнең) авторы булуын һәм беркемнең дә авторлык хокукларын бозмавын гарантияли. Конкурс эшләренең 2025 елдан да иртәрәк язылмавы шарт.

Жюри әгъзалары конкурста катнашучыларның эшләрен 16 августтан 21 сентябрьгә кадәр карап, иң яхшы әсәрләрнең авторларын билгеләячәк. Җиңүчеләр 2025 елның 22 сентябрь – 31 декабрь аралыгында игълан ителәчәк. Конкурс нәтиҗәсе буларак шигъри җыентык чыгару да күздә тотыла.

Бәйге 10 номинация буенча үткәрелә. Иң яхшы шигырьләр циклы һәм поэма язучы авторларга ике яшь категориясендә (18-35 яшь һәм 35 яшь һәм өлкәнрәк) һәр номинация өчен акчалата премияләр тапшырылачак:

Казанга багышланган шигырьләр циклы (рус яки татар телендә):

I урын – 70 000 сум;

II урын – 50 000 сум;

III урын – 30 000 сум (салым түләүләре белән).

Казан турында поэма (рус яки татар телендә):

I урын – 100 000 сум;

II урын – 80 000 сум;

III урын – 60 000 сум (салым түләүләре белән).

Шулай ук «үзенчәлекле яңгыраш» номинациясе дә каралган – рус телендә иҗат ителгән әсәр өчен аерым һәм татар телендә язылган әсәр өчен аерым 20 000 сум (салым түләүләре белән) тапшырылачак.

Бәйгенең нигезләмәсе һәм шартлары белән тулырак kzn.ru сайтында танышырга мөмкин: https://kzn.ru/meriya/ispolnitelnyy-komitet/analiticheskiy-otdel/dokumenty/?lang=ru

Искәртеп узыйк, беренче тапкыр «Саумы, Казан!» конкурсы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында үткәрелде. Беренче конкурста каләм ияләре үзара көч сынашты. Иң яхшы дип табылган татар һәм рус телләрендәге әсәрләр «Саумы, Казан!» / «Здравствуй, Казань!» дип аталган 1000 тиражлы хикәяләр җыентыгы булып дөнья күрде. 2023 елда узган бәйгедә рәссамнар көч сынашты. Конкурсның нәтиҗәсе буларак Казан Кирмәненең Гавами урыннарында күргәзмә оештырылды, открыткалар җыентыгы дөнья күрде.

2024 нче елда меңьеллык Казан риваятьләренә багышланган конкурста осталар декоратив-гамәли сәнгатьнең күн эшкәртү, керамика, киез басу һәм чигү юнәлешләре буенча көч сынашты. Татарстан район-шәһәрләреннән, Рәсәй төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән (Казахстан, Беларусь Республикалары) барлыгы йөздән артык кул эшләре тәкъдим ителде. Катнашучыларны аеруча Сөембикә, Зилант һәм Кабан күле турында риваятьләр илһамландырган иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча заманча сәнгать галереясында күргәзмә оештырылды.

Чыганак: sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*