tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Себер бавырсагы” фестивале уңышлы үтте
“Себер бавырсагы” фестивале уңышлы үтте

“Себер бавырсагы” фестивале уңышлы үтте

“Себер бавырсагы” – зур гастрономик фестиваль дүртенче ел рәттән кунакларын, катнашучыларын, тамашачыларын җыйды. Прииртышский бистәсендә урнашкан “Сибиряк” спорт комплексы территориясендә бәйрәмнең төп вакыйгасы-бавырсак әзерләү  буенча ярышлар узды.

Фестиваль мәктәп укучылары, яшьләр, өлкән яшьтәге артистлар катнашында заманча җырлы-биюле чыгыш белән башланды. Тубыл район башлыгы, бу фестивальне гамәлгә ашыручы Леонид Митрюшкин катнашучыларны бәйрәм белән котлады. “Безнең  фестиваль халкыбызның гореф-гадәтләрен, генетик кодын саклый. Бу дуслар белән очрашу һәм безнең Себер җирендә нинди осталар яшәвен күрсәтү өчен уникаль мөмкинлек. Бүген барыгызга да күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф телим. Себер бавырсагы фестивалендә иң зур бавырсак пешерүче катнашучылар уңганлыкларын, осталыкларын күрсәтәләр,-”диде. Төмән өлкәсе татарларының иҗтимагый оешмасы милли–мәдәни автономия рәисе урынбасары Данияр Әхмәтов: “Вакытыгызны файдалы, әйбәт уздырып, себер бавырсагыннан авыз итегез. Бәйрәм белән сезне,” -дип һәр кунакка теләкләрен җиткерде. Чарага килгән дәрәҗәле кунаклар бәйгене күзәтеп, концерт программасын карадылар. Төмән, Тубыл шәһәрләреннән һәм районнардан килгән җырчылар, биючеләр бәйрәм кунакларын күңелле, дәртле җырлар белән сөендерделәр.

Командалар узган елдагы рекордларны узарга тырышып, майда иң зур бавырсак кыздырырга тырыштылар.

Бәйрәм кунаклары, жюри әгъзалары гөрләп торган мәйданда татар халкының “Ишегалды” күренешләрен карадылар. Сәхнәдән бәйрәм программасы дәвам итте. Төмән, Тубыл шәһәрләреннән һәм районнардан килгән җырчыларны, биючеләрне көчле алыкышлар белән озаттылар. Концерт күңелле җырлар, биюләр, нәфис сүз осталарының чыгышлары белән үрелеп барды. Бәйрәм сәхнәсеннән ветеран укытучы Сөнгатулла Бекенин үзе иҗат иткән шигырен укыды, Себер татарлары теле һәм мәдәнияте институты вәкилләре Фәрит Ермышев иҗаты буенча үткәргән шигърият бәйгесендә катнашучыларны, җиңү яулаучыларны бүләкләделәр. Сәхнәдән җылы сүзләр белән туган телләрен саклаган, җирле шагыйрьләребезнең иҗатын белгән катнашучыларны, җиңүчеләрне филология фәннәре докторы Хәбибә Шаһбанова котлап бүләкләр, сертификатлар тапшырды. Кече яшьтәгеләрнең һәм ветераннарның, төрле милләт вәкилләренең иҗади чыгышлары өлкәбездә дус, тату, бердәм халык яшәгәнен күрсәтте.

Бәйрәм мәйданчыкларында балалар өчен мастер-класслар оештырылды, фестиваль кунаклары чәйләр дегустациясендә булдылар. Бәйрәм кысаларында үткәрелгән интерактив зоналарда олысы–кечесе теләп катнаштылар. “Ишегалды” күренешләренә бәя бирүче жюри әгъзасы Банисә Ниязова:”Барлык катнашучылар бу юнәлешкә дә бик җаваплы караганнар. 24 “Ишегалды” күренешләрен карап иң эчтәлеклесен, гореф-гадәтләребезне күрсәткән, мактауга лаеклыларны билгеләдек. Без бертавыштан беренче урынны “Ясмин” ансамбленә (Сетовадан), икенче урын–“Якташлар”га (Төмән), өченче урынны Прииртышскийга бирдек Тубыл шәһәренең Себер татарлары автономиясе милли ризыклары, эчтәлеге, тематик бизәлеше белән аерылып торды. Жюри әгъзалары кунакларны каршы алуга, өстәлне бизәүгә, ризыкларның төрлелегенә, презентациягә бәя бирдек. Тубыл районы, Вагай, Уват районы, Өге, Төмән, Түбән Әремзән, Хуҗайланнар һәр кергән кунакны эчтәлекле, кызыклы чыгышлар белән каршы алдылар. Легенда сөйләүчеләр дә булды. Кызганычка каршы, нигезләмә буенча бары тик өч урын гына каралган иде. Без җиңүчеләрне дә, катнашучыларны да котлыйбыз. Сез үзегезнең мәдәниятегезне, гореф-гадәтләребезне күрсәтә алдыгыз,”-дип фикерләре белән уртаклашты.

Бавырсакны күп җирдә пешерәләр. Бавырсак ул төрки халыкларның милли камыр ризыгы. Мондый формадагысы себер татарлары кухнясына гына хас. Һәр хуҗабикә бавырсакны үзенчә эшли. Тубыл шәһәренең атказанган гражданы, жюри рәисе, үзе дә оста бавырсак пешерүче Зәкинә Арангулова: “Без жюри әгъзалары Алсу Мөхәммәтьярова, Илтус Уразмәмәтов белән бавырсакларның иң зурсын сайладык. Быел “Себер бавырсагы” гастрономия фестивале җиңүчеләре–Себер татарлары теле һәм мәдәнияте институты командасы булды(җитәкчеләре Диләрә Хәбибуллина). Алар Себернең иң зур бавырсагын пешерделәр. “Себер бавырсагы” фестивалендә 17 катнашучы 3 мәртәбә осталыкларын сынап карадылар. “Себер бавырсагы” ярышлары дус, тату, күңелле үтте. Бер-берләреннән көнләшү дә булмады. Игътибар белән һәр бавырсакны үлчәп, иң зурсын кыздырып эшләүчеләр сайланды. Икенче урын Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгенә бирелде (мәдәният үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы-Зөлфия Абусәгыйтова). Өченче урынга “Якташлар”-“Земляки” ТООО себер татарлары милли мәдәни автономиясе чыкты(җитәкчеләре Фәүсия Марганова).

Себер бавырсагы Төмән өлкәсенең матди булмаган этномәдәни байлыгы региональ реестрына кертелгән. “Себер бавырсагы” фестивале төбәкнең вакыйгалар календаре исемлегенә керде. Быелгы гастрономик фестиваль “Себер бавырсагы” уңышлы, күңелле үтте!Иң зур бавырсакның размеры 72,5*31 см булды

                                                 Римма Умитбаева

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*