26 октябрь көнне Себер ханлыгының беренче башкаласы Искәрдә, дога белән, борынгы әби-бабаларны искә алдылар. Коръән мәҗлесен, Хәтер көнен Луиза Шәмсетдинова җитәкчелегендәге “Мирас” татар оешмасы үткәрде.
Тарихтан билгеле булганча, 1582 елның 26 октябрендә, халкын үлемнән саклап калу өчен, Күчем хан Искәрне калдырып чыгарга мәҗбүр була. Татар башкаласын урыс башкисәрләре – Ермак атаманнары басып ала. Әмма алар анда озак хуҗа була алмыйлар, чолганышта калып, ачлыктан хәтта бер-берләренең мәетләрен ашый башлыйлар. Себердән качарга омтылган Ермакны татар яугирләре Иртыш төбенә озата, исән калган казак атаманнары качып котыла. Искәргә яңадан татарлар, Күчем хан хуҗа була…
Әмма бер яктан – урыслар, икенче яктан кыргыз-кайсаклар (казахлар) Искәргә, Себергә тынгылык бирмиләр. Күчем хан, кулына кылыч тотып, әле 1598 елның 20 августына хәтле урыс гаскәренә каршы сугыша, хәзерге Новосибирски янында барган соңгы сугышта каты яралана. Һәм шушы дата Себер ханлыгының рәсми рәвештә Мәскәү дәүләтенә кушылган көне дип билгеләнгән, һәрхәлдә, Күчем ханның нәселе әле ике гасыр буе Себер ханлыгын урыслар кулыннан алу өчен сугышалар. Әмма тәкъдирдә башкача язылган була…
Ә татарлар, үз дәүләтләрен яңадан кайтара алмасалар да, Искәрне торгыздылар, көлдән гөл ясадылар, мең шөкер! Анда хәзер Күчем хан исемендәге мәчет тә, тарихи музей да бар, монда һәр елны август аенда Искәр җыены, ә октябрьдә Хәтер көне уздырыла. Милләт үзенең бөек тарихын да, милли каһарманнарын да онытмый, дога белән искә ала.
Фәүзия Бәйрәмова, язучы, тарих фәннәре кандидаты.