Омски шәһәренең Дуслык Йортында милләтебезгә күпкырлы хезмәт күрсәткән, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда зур эшләр башкарган Сания Сабир кызы Мирхалеевага багышланган “Себер күгендәге якты йолдыз” дип исемләнгән кичә оештырылды.
– Йолдыз… Хәзер, бигрәк тә шоу-бизнес заманында, бу сүз урынлы-урынсыз күп куллангангамы, кадере киткән кебек. Ә төптәнрәк уйлап карасаң, без барыбыз да йолдыз бит. Берәүләр – гаиләсе күгендә, икенчеләр – эшендә, хезмәт урынында, кемнәрдер – дөнья киңлегендә балкый. Милләт күгендә дә татар халкының күңелен бөтен нечкәлеге белән сизгән, аның кайгыларын, шатлыкларын тоеп яшәгән кешеләр бар, алар халкыбызга юл күрсәтә. Дөнья буйлап таралган газиз халкыбыз борынгы бабаларабыздан якты мирас булып калган телен, динен, традицияләрен, күркәм бәйрәмнәрен кадерләп саклап, олы бер милләт булып яши икән, милләтпәрвәрләрнең керткән фидакаръ хезмәте әйтеп бетергесез зур. Андыйларның берсе – Сания Сабир кызы Мирхалеева. Бу исемне Омски өлкәсендә белмәгән, ишетмәгән татар сирәктер. Өлкәдәге милли тормышны Сания ханымсыз күз алдына китерү дә кыен: татар халкының мәдәни, милли, сәяси хәрәкәт лидеры ул, – дип кичәне ачып җибәрделәр алып баручылар Фания Назырова белән Гөлнара Макаревич.
“Сания ханым Татарстанда туып үсә. Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлап, Татарстанда Дөбьяз дигән авыл мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Татар хәрәкәтенә актив катнаша, җирле радиодан чыгышлар ясый, концерт-спектакльләрдә катнаша, оештыру эшләрен дә алып бара. Әмма бераздан тормыш җилләре аны Себер якларына алып китә. 1966 елны ул, Себер егетенә кияүгә чыгып, гаилә корып, Омск шәһәрендә төпләнеп кала. Килеп урнашкач, өзелеп сагына татарларны, татар телендә аралашуны. “Урамда берәр татарча сөйләшкән кеше күрсәм, артыннан ияреп бара идем”, – дип сөйли ул. Омскида татарлар оешмасы эзли, ләкин алар әле булмый. Әкренләп күңеле тынычлана, эзләнүдән туктый, шулай итеп, 20 елдан артык вакыт үтеп китә. 1989 елның март аенда “Төзүчеләр” мәдәният сараенда татар концерты булуы турында ишеткәч, ашкынып анда бара. Шунда Ләлә ханым Алимова һәм Фәрит әфәнде Юмачиков концертта катнашырга чакыргач, Сания ханым бөтен җаны-тәне белән татар хәрәкәтенә кушылып, концертлар алып бара, сценарийлар яза, соңгарак “Ватан” оешмасы төзелгәч, анда да актив катнаша. Шулай итеп татар милли тормышка башы-аягы белән чума, һәм бүгенге көнгә кадәр ул эшне дәвам итә”, – дип кыскача гына Сания ханымның тормыш юлы белән таныштырып уздылар кичә программасын алып баручылар.
Кичәгә Сания ханыма хөрмәтләрен белдерергә рәсми даирә вакилләре һәм милли хәрәкәт активистлары килгән иделәр: Штергер Марина Владимировна, Омски шәһәр департаментының иҗтимагый-политик мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе урынбасары; Цицуева Елена Васильевна, Омски Дуслык Йорты җитәкчесе урынбасары; Прядкина Елена Валерьевна, атказанган мәдәният эшлеклесе, шәһәр мәдәният департаменты хезмәткәре; Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, Омски милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Алимбаев Тамир Алимбай улы; 1997-2007 елларда “Ватан” өлкә татар милли-мәдәни мохтәрите рәисе, хәзерге көндә адвокат булып эшләүче Садыков Хәким Кадым улы; өлкә “Иртыш” татар мәдәният үзәге җитәкчесе Наил Мәчрүр улы Марятов; “Умырзая” татар-башкорт ансамблен оештыручыларының берсе Алимова Ләлә Измаил кызы, Тевриз һәм Колосау районнарының татар үзәге җитәкчеләре һәм башкалар. Алар Сания Сабир кызының татар милли-мәдәни тормышындагы эшләрен югары бәяләп, аңа чын күңелләреннән рәхмәтләрен белдерделәр, рхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.
Сания ханыма бирелгән Бөтендөнья татар конгрессының югары дәрәҗәле бүләгенә аерым тукталырга кирәк. 676 санлы таныклык астында Мирхалеева Сания Сабир кызына “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” Бөтендөнья татар конгрессы халыкара берлеге медале” бирелде. Әлеге медальне Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы Тамир Алимбаев тапшырды.
Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Алып баручылар тамашачыларны Сания ханымның иҗат юлы белән таныштыруны дәвам иттеләр. “Омск өлкә радиосында 1989 елда “Сәлам” татар милли тапшыру оештырыла. 20 ел буена бу программаны Сания Сабир кызы Мирхалеева белән Розалия Мәгарип кызы Сайганова әзерлиләр һәм алып баралар. 1994 елны өлкә “Иртыш” телерадио ширкәтендә “Очрашу” дип аталган тапшыру оештырыла. Бу программаны әзерләү һәм алып бару Сания ханым җилкәсенә йөкләнә. Шунысы да кызыклы, Сания ханымның архивында бу тапшыруларның сценарий программалары, тапшыру язмалары әле дә саклана.
Радио-телевидениедә эшли башлагач, Сания ханымның тормышка, халкыбызга карашы үзгәрә төшә, ул дөньякүләм яссылыкка чыга. 1997 елдан башлап 2016 елга кадәр ул бөтен дөньяга чыга торган “Азатлык” радиосында эшли. Эш географиясе һәм күләме тагын да киңәя, өлкә яңалыкларын гына түгел, Новосибирск, Томск, Красноярск, Төмән, Тубыл, Казахстанның Симәй, Павлодар шәһәрләреннән татар хәрәкәтендәге булган вакыйгаларны радио аша дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарларга җиткереп тора ул. Шулай ук Төркиядән, Украинадан, Татарстаннан, Прагадан да репортажлар ясый.
2003 елда Тамир әфәнде Алимбаев тырышлыгы белән Омскида “Татар дөньясы” дигән газета чыга башлый. Сания ханым оештыру, газетаны районнарга, авылларга тарату эшләрендә башлап йөрүчеләрдән була. Бүгенгә кадәр газетаның әгъзасы буларак, барлык районнар белән элемтә тотып, өлкәбезнең төрле почмакларында яшәгән татарның тормышы турында мәкаләләр язып тора. Сабир кызы Сания төрле төбәкләрдә уздырылган фестивальләрдә, бәйгеләрдә, Халыкара конкурсларда катнаша, еш кына жюри әгъзасы итеп тә билгеләнә. Шуның өчен дә Себер ягы шәһәрләрендә, бүтән милләтләр арасында да дуслары күп аның.
Бу кичәгә Сания ханымны хөрмәтләп килүчеләр һәм төрле сәбәпләр буенча килә алмаганнарының да саны байтак иде. Аның дуслары Мөхәмадуллин Нәгыйм белән Римма, озак еллар татар хәрәкәтендә кулга кул тотышып, бер-берсенә ярдәмче, сердәш булган Розалия ханым Сайганова, өлкәбезнең төньяк Тевриз районынның милли мәдәниятне саклау һәм үстерү үзәгенең урынбасары Чигангир кызы Мәрвә Тухбатуллина, Колосовка районының “Яңарыш” татар мәдәният үзәгенең җитәкчесе Әкрәм һәм Гөлсем Амировлар, Тобольск шәһәреннән Себер татарлар мәдәнияте каршында эшләүче, ветеран укытучылардан тупланган “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленең җитәкчесе Яхина Роза Нәби кызы, үзара аралашып, ике тапкыр Төркиядә узган “Төрки хатын-кызлар” корылтаенда катнашкан, якын дусларга әйләнгән Алтынай Жунусова, Большеречье районында күп еллар татар милли чараларны оештыручысы булган Искәндарова Фагыйлә Хавит кызы, шул ук районнан Рәкыя ханым Якубова, озак еллар төрле чараларда очрашкан, аралашкан “Ак калфак” оешмасы вәкилләре Марина Сагадеева, Миңсылу Аллагулова һәм башкалар Сания ханыма карата булган карашларын белдереп, йөрәк түрләреннән чыккан хисләре белән уртаклаштылар. Сәхнәдә, ерак араны якын итеп, Казан шәһәреннән килгән Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле, Татарстанның атказанган артисты, композитор Ваис Бәйрәмов Сания ханыма багышлап җырлар башкарды, төрле музыка коралларында уйнады.
Дөнья шулай корылган. Озак еллар яналар-яналар да, йолдызлар да сүнә… Әммә без моны миллион еллардан соң гына беләбез, чөнки сүнгән йолдыз әле озак еллар галәмгә, җиргә яктылык тарата.. Сания ханымның йолдызы әле сүнмәгән. Без ышанабыз, ул озак еллар милләтебезнең юлын яктыртып, маяк булып торыр, Казанда да ул милли тормыштан читтә калмас. Себер күгендәге якты йолдыз Казан күгендә дэ балкыр.
Зөлфия Ахмадеева