Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты.
Очрашуда Россия халыклары бердәмлеге елында планлаштырылган чаралар кысаларында уртак эш юнәлешләре билгеләнде, Россия өммәте эшчәнлегенең төрле юнәлешләре буенча алдагы хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышынды.
Сәфәр кысаларында «Ярдәм» мәчете җитәкчелеге катнашында эшлекле киңәшмә дә узды. Анда дини оешманың күп профильле эшчәнлеген алга таба үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышты.