tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Себер сандугачы» бәйгесенә 10 ел
«Себер сандугачы» бәйгесенә 10 ел

«Себер сандугачы» бәйгесенә 10 ел

«Себер сандугачы» 10 нчы өлкә ачык вокал бәйгесе Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә үтте. Унынчы ел өлкәбезнең төрле районнарыннан килгән сәләт ияләре уңышлы чыгышлары белән шәһәр тамашачыларын сөендерәләр. Яңа талантлар ачкан проектның авторы якташыбыз Ринал Әбдерахманов бүгенге көндә Тубыл шәһәренең 9нчы мәктәбендә укытучы булып эшли. Бәйгене оештыручы себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре елдан-ел яхшырак, үзенчәлеклерәк үткәрергә тырышалар. Ел саен жюри рәисе, Себер сандугачыбыз, танылган җырчы Зәкинә Арангулованың катнашканы чараның дәрәҗәсен күтәрә. Быелгы бәйгедә Зәкинә Арангулова башкаруында «Себер гимны» яңгырады.

Конкурсантларның чыгышларын шәһәрдә яшәп иҗат иткән хөрмәтле жюри әгъзалары бәяләде. Күп еллар тыгыз элемтәдә себер-татар мәдәният үзәге белән эшләгән, халыкара конкурслар лауреаты, шәһәрнең сәнгать һәм мәдәният үзәгенең «Водник»тагы структура бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Дмитриева, Тубыл шәһәренең атказанган гражданы, төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган себер сандугачыбыз Зәкинә Арангулова, танылган, сәләтле композитор, тавыш режиссеры, аранжировкалар эшләүче Әмир Хәлидов конкурсантларның чыгышларын бәяләделәр. Чыгышлар берсеннән-берсе матур, үзенчәлекле, заманча һәм халыкчан булганлыгы турында Зәкинә ханым Арангулова уртаклашып: «Себер сандугачы» бәйгесе өлкәбезнең талантларын барлаган, халкыбызны берләштергән, төрле буын һәм төрле милләт вәкилләрен җыйган бәйгеләрнең берсе. Быел бәйгедә гомерләрен мәдәният һәм сәнгатькә багышлаган җирле үзешчән артистлар катнашты, яшь буынның күп булганы сөендерде. Без катнашучыларның артистлык сәләтен, тавыш куелышы дәрәҗәсенә, милли костюмнарына игътибар иттек. Күркәм традициягә әверелгән «Себер сандугачы» ачык вокал фестиваленең киләчәге дә матур, нәтиҗәле булсын», – диде. Нәтиҗәләргә килгәндә 10-14 яшьтәге катнашучылар арасында «Халык вокалы» номинациясендә 1 дәрәҗәдәге лауреат дипломына Анастасия Головина лаек булды. 2 дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән Авид Тәүлетбакиев бүләкләнде, 3 урынга Сабрина Тагаева чыкты. «Эстрада вокалы» номинациясендә 1 дәрәҗәдәге лауреат дипломына Егор Сироткин, 2 дәрәҗәдәге лауреат дипломына Арсений Шлоссер, 3 дәрәҗәдәге лауреат дипломына Зарина Карымова лаек булдылар. 15-18 яшьтәгеләр арасында 1 урынга Алиса Баганаева һәм Камилла Эсмахамбетова, 2 урынга София Константинова чыктылар. 19-25 яшьтәгеләр арасында беренчелекне Зөфәр Корманов, Ольга Чуйко, икенчелекне Анастасия Анисимова алдылар. 26-40 яшьтәгеләр арасында 1 урынга Анастасия Вагина, 2 урынга Оксана Опарина, 3 урынга Хөсәен Корманалиев чыктылар. Җиңүчеләргә лауреат дипломнары тапшырылды.

Автор–башкаручылар арасында 1 урынны Сөнгатулла Бекенин яулады. «Халык вокалы» (соло) номинациясендә беренчелекне Зөһрә Тимергалиева, Әлфия Мөслимова, 2 урынны Маслау авылыннан Фәүсия Мәмәтова белән Ябалак авылыннан катнашучы Светлана Слинкина, 3 урынны Санникау авылыннан катнашучы Шамил Колмәмәтов алдылар. Гран-при бүләгенә һәм дипломына Чулпан Хәлидуллина лаек булды.

«Себер сандугачы» бәйгесе тәмамланды. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Талантлы чыгышларга бай булган бәйгенең иҗади юлы озын булсын, дигән теләкләр яңгырады.

Римма УМИТБАЕВА
Рәсемнәрдә: фестивальдә катнашучылар

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*