ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Себер татарлары мирасы яши һәм буыннан-буынга тапшырыла
Себер татарлары мирасы яши һәм буыннан-буынга тапшырыла

Себер татарлары мирасы яши һәм буыннан-буынга тапшырыла

Төмән шәһәренең «Пыяла» татар ашлары йортында Земфира Шәрипованың Себер татарларының милли аш-су традицияләренә багышланган яңа китабы тәкъдим ителде.

Китапта борынгыдан килгән ашлар, хуш исле эчемлекләр һәм милли камыр ризыклары рецептлары тупланган.

Мондый китаплар бүген аеруча кадерле, чөнки алар безнең ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм кунакчыллык традицияләрен сакларга ярдәм итә. Бу гади рецептлар җыентыгы гына түгел — бу безнең тарихыбызның бер өлеше, тамырларыбызны искә төшерүче һәм буыннарны берләштерүче кыйммәтле мирас.

Шундый китаплар ярдәмендә Себер татарларының бай мирасы кешеләргә тагын да якыная баруына без бик шат.

Әлеге китапның презентациясе 14 март көнендә сәгать 14:00дә Тубыл шәһәренең Үзәк китапханәсендә дә узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*