Менә бүгенгесе көнне дә Нягань шәһәре “Ватан” татар оешмасы шәһәрләрендә балалар белән җыелып кул эшләре эшләделәр. Рина ханым Исхакова (“ВАТАН”, Нягань):
Стрежевой шәһәре кечкенә шәһәр булуга карамастан барына да өлгерергә тырыша. “Ләйсән” ансамбле җитәкчесе Илзира Якшиева (Стрежевой, этнография мэктэбе “Чишмэкэй”):
Покачи шәһәреннән “Туган Як” татар – башкорт оешмасы җитәкчесе Ильмира Галимова: -“Себер дуслар белән аралашып, кичен эштән соң, ял көннәрендә бергәләп җыелышабыз. Кул эшләрен кем яратмый инде, күңелгә ял бит ул”- ди.
Сургутта татар хатын-кызлары бу көннәрдә үз кул эшләнмәләре күргәзмәсен оештыру белән мәшгуль. Бик тиздән алар бар шәһәр халкын матурлык дөньясына чакырачаклар. Менә шулай кызларыбыз тырышып, матур итеп яши бирә. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсе килә, әгәр һәрбер оешма үзләрендә менә шундый түгәрәкләр оештырса, балаларны үз янына җыйса балаларның кулларыннан телефоннар да төшәр, халкыбызның нинди һөнәрләргә ия булганында кече яшьтән үк белеп үсәрләр иде. Күпләр үзләрендә Аллаһ Тәгаләдән бирелгән талант барлыгын белмиләр дә. Аны бары тик ачасы, үстерәсе генә бар. Моның өчен артык зур чыгым соралмый – тырышлык кына кирәк. Шөкер, Рина ханым Исхакова, Илзира ханым Якшиева, Илмира ханым Галимова,Миләүшә ханым Салихова(Лянтор), Зөһрә ханым Бикташева(Мегион), Гүзәлия ханым Гатауллина, Рита ханым Спиридонова(Советский), Раушания ханым Исхакова(Пойково), Раскулова Земфира(Когалым),Рәйлә ханым Юмагулова(Түбән Варта), Нурия ханым Җиһаншиналар кебек ерак Себердә юл ярып йөрүчеләр булганда халкыбызның кул эшләнмәләре себер төбәгендә онытылмас, сакланыр. Үземдә күңелем кушуы буенча Сургут шәһәре “Ак калфак” татар хатын – кызлары җәмгыятенә бик теләп, яратып йөрим һәм башкаларны да чакырам. Белгәннәрем белән бүлешәм, белмәгәннәремне өйрәнәм.