13-14 нче апрельдә Новосибирск шәһәрендә “Себер йолдызлары” исемле халыкара татар мәдәнияте фестивале уза. Ул татар милли үзәге, Новосибирск мэриясе, мәдәният министрлыгы һәм милли-мәдәни мөхтәрият белән берлектә, 10нчы тапкыр оештырыла.
Конкурс -фестивальгә әлеге төбәкнең иҗат коллективлары, солистлар чакырыла. Бәйге 4 номинация буенча уза:
- вокал-соло (дуэт), ансамбль, хор белән җырлау
- бию-соло (дуэт), төркем белән бию
- инструменталь музыка – соло (дуэт), ансамбль, оркестр
- нәфис сүз
1 нче тур урыннарда үткәрелә.
2 нче тур 2019 нчы елның 13 нче апрелендә Новосибирск шәһәрендәге Г. Заволокин исемендәге мәдәният йортында 10-18 сәгатькә кадәр узачак. 14 нче апрельдә М. Горкий исемендәге мәдәният йортында 10-12 сәгатькә кадәр үткәрелә.
Гала-концерт 14 нче апрельдә (14-16 сәгать) шулай ук М. Горкий исемендәге мәдәният йортында оештырыла. Контакт өчен телефоннар: 8(383) 278-33-22, [email protected] Cораулар белән Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.