tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сәхибҗамал” оешмасы вәкилләре махсус хәрби зонасында хезмәт иткән Радик Динәхмәтов белән очрашу үткәрде
“Сәхибҗамал” оешмасы вәкилләре махсус хәрби зонасында хезмәт иткән Радик Динәхмәтов белән очрашу үткәрде

“Сәхибҗамал” оешмасы вәкилләре махсус хәрби зонасында хезмәт иткән Радик Динәхмәтов белән очрашу үткәрде

Башкортстан Республикасы татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы вәкилләре Башкортстанның халык артисты, махсус хәрби зонасында “Әсән” позывное белән хезмәт иткән Радик Динәхмәтов белән очрашу үткәрде.

Түгәрәк өстәл артында сөйләшү форматында узган чара Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә узды. Чарада Уфа шәһәренең “Ихлас” мәхәлләсе мәҗлесе рәисе Мөхәммәт Галләм, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин да катнашты.
– Бүген без аеруча бер дулкынлану белән шушы очрашуга җыелдык. “Сәхибҗамал” оешмасы белән Радик Динәхмәтов бик күп еллар дәвамында дустанә мөнәсәбәттә булды һәм әле дә шушы дуслык җепләре саклана һәм әйтергә кирәк, минемчә, ул тагын да ныгый бара.

Яраланганнан соң 20 көнлек реабитациягә кайткач та, Сезнең көн дә диярлек очрашуларга, чараларда катнашуыгыз турында хәбәрдәрбез. Ә инде “Сәхибҗамал” оешмасы вәкилләре белән очрашырга теләгегез барлыгын белгәч, әлбәттә, без бик шатландык, – диде “Сәхибҗамал” оешмасы җитәкчесе Зөһрә Исламова.
Радик Динәхмәтов сүзен “Сабырлык” догасын укып башлады. Әйтергә кирәк очрашу вакытында ул үзе турында түгел, күбрәк яудашлары, алгы сызыктагы ир-егетләребезнең батырлыгы, каһарманлыгы хакында сөйләде. Радик Биктимер улы, шулай ук, катнашучыларның бихисап сорауларына ихлас һәм җентекле җавап бирде.
– Балалар язган хатларны укып, күңелләр тула, рухны күтәрә, ышаныч бирә. Ә инде туган яклардан килгән посылкаларны алу аеруча күңелгә ятышлы була. “Сәхибҗамал” оешмасы да яугирләргә посылкалар җибәргәнен беләм. Җиңү өчен үз өлешегезне кертүегез өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерәм. Без бердәм булырга тиеш! – диде Радик Биктимер улы.

Бүгенге очрашуга да Башкортстан Республикасы татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы вәкилләре СВОга җибәрер өчен кирәк-ярак, бал һәм Радик Биктимер улының үзенә йокы капчыгы, портретын бүләк итте.

Очрашуда Роза Якупова Дилә Булгакова сүзләренә иҗат ителгән мөнәҗәт әйтте, Резидә Шәрәфетдинова Венера Шәрипова сүзләренә Флера Шәрипова көй язган “Балакаем исән кайтыр” җырын башкарды, Радик Динәхмәтовның якташы, шагыйрь Эльверт Хаматшин шигырьләр укыды. “Сугышта җырлап буламы?” дигән сорауга Радик Динәхмәтов болай җавап бирде: “Җыр, музыка аша кешеләрнең рухын күтәрү – миссиям. Блиндажда, окопта, госпитальдә булуга карамастан, кирәк икән – җырлыйм”.

Күңелләрне дулкынландырган, яшәүнең мәгънәсен аңлауга, тормышка, яшәешкә башка караш белән карарга этәргән бүгенге очрашу да Радик Динәхмәтов башкаруында мөнәҗәт белән тәмамланды.Теләкләрне ихлас күңелдән теләсәң, ул һичшиксез чынбарлыкка аша, диләр. Бүгенге кичәдә Радик Биктимер улының туган ягына исән-имин кайтуын, киләчәктә матур очрашулар насыйп булуы теләнде.

Чыганак: Представительство ВКТ в РБ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*