Бүген, 13 ноябрьдә, бай иҗат репертуары, танылган биючеләре, үз тамашачысы булган “Казан” бию ансамбле Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” пьесасы буенча куелган вокаль-хореографик тамашага чакыра. Спектакль “Чулпан” мәдәни үзәгендә күрсәтеләчәк.
Төп рольләрне Рөстәм Насыйбуллин, Гөлназ Гафурова, Фердинанд Фәтхи, Ләйсән Мәхмүтова, “Фәридә-Алсу” дуэты җырчылары Фәридә Әхмәтшина белән Алсу Сөнгатуллина һәм Марина Карпова башкара.
Чара 18:00 башлана.
📍“Чулпан” мәдәни үзәге (Җиңү проспекты, 48А)