tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәхнәдән агылды татар җырлары
Сәхнәдән агылды татар җырлары

Сәхнәдән агылды татар җырлары

Ульяновскиның “Строитель” мәдәният йортында традициягә кергән Татар теле һәм мәдәнияте көне узды. Татар автономиясенең район бүлекчәсе тарафыннан оештырылган милли бәйрәм Ватанны саклаучылар көненә һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде.

Бәйрәм кунаклары фойеда 17 нче милли китапханә хезмәткәре Гөлфия Сәмигуллина әзерләгән татарча китаплар һәм газета-журналлар күргәзмәсе белән таныштылар. Аннары милләттәшләребез районның “Ак калфак” оешмасы тарафыннан оештырылган викторинада катнашып, Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел булуга бәйле сорауларга җавап бирделәр.

Бәйрәмне Засвияжье районы татар автономиясе рәисе Шәфикъ Иматдинов ачып җибәрде һәм ана телен, милли мәдәниятне саклап калып үстерү юнәлешендә ел дәвамында башкарылган эшләр белән таныштырып үтте.

“Дөньяви һәм дини эшләрне бергә үреп алып барырга тырышабыз. Бүгенге шартларда милләтебезне саклап калуның бердәнбер сыналган юлы бу”,- диде ул.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин җирле мохтарият һәм Ислам мәдәният үзәге вәкилләренең район хакимияте белән аңлашып эшләүләренә соклануын белдерде һәм милләттәшләребезне 17-18 июньдә Ульяновскида узачак федераль Сабан туена чакырды. Ул татар тормышында актив катнашучы Резедә Касимова, Фәрхать Вахитов, Мәүлет Шарафутдинов һәм Иршат Алмакаевны Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Засвияжье район администрациясе башлыгы Наил Юмакулов Татарстанның күрше районнары белән тыгыз элемтәдә торулары һәм мәгариф, мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләре хакында сөйләде.

“Шушы көннәрдә генә Чүпрәле район хакимияте безнең “Туган як” вокаль ансамбленә 350 мең сумлык баян бүләк итте”,- диде Наил Хәсән улы һәм сәхнә осталары Ринат Җәләлетдинов, Гөлсирә Миннебаева, Нурзилә Ибрагимовага администрациянең Мактау грамоталарын тапшырды.

Россия Тынычлык фондының Ульяновск бүлекчәсе җитәкчесе Людмила Лященко татар халкының бай мәдәниятле, тырыш һәм уңган булуы турында ассызыклап үтте.

Ә шәһәр Думасы рәисенең беренче урынбасары Алсу Айзатуллина телебез, динебез өчен җан атып йөрүче тынгысыз йөрәкле Шәфикъ Иматдиновка рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ул шатлыклы хәбәре белән дә уртаклашты – федераль Сабан туе узачак “Җиңү” паркын төзекләндерү өчен шәһәр бюджетыннан 20 млн сум акча бүлеп бирелгән. “Туган як” ансамбленең сәнгать җитәкчесе, танылган музыкант Ринат Сөләйманов шәһәр Думасының Рәхмәт хатына ия булды.

Московское шоссе урамында урнашкан Ислам мәдәният үзәге – мәхәлләнең имам-хатыйбы Хасиятулла хәзрәт Ахметов халыкны дин юлына басарга, мәчетләргә намазга йөрергә һәм мөмкин кадәр күбрәк яхшылык эшләп яшәргә өндәде. Туган телебезне дә өйрәнергә, динебезне дә онытмаска кирәк, диде имам-хатыйб.

“Өмет” газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова милләттәшләребезне өлкә күләмендә таралучы бердәнбер татар басмасына почта аша язылырга яки газетаны һәр җомга көн саен шәһәр киоскларында сатып алып укырга чакырды. “Өмет” – ул халкыбызның елъязмасы, туган телне саклау чарасы, диде ул.

Аннары тамашачыны “Туган як” вокаль ансамбленең бай эчтәлекле концерт программасы көтә иде.

Р.НИГЪМӘТЛЕ.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*