Викимедиа проектларыннан алган белемне укуда, эштә, тормышта – бөтен җирдә кулланып була. Ә ул белемне тупларга Сәләт ВикиМәктәбе ярдәм итә.
⠀
2018-2019-нчы елгы ВикиМәктәп кысаларында:
- халыкара таныклык алу мөмкинлеге бирә торган 7 сәгатьлек уку-укыту программасы;
- Татарстанның һәм чит төбәкләрнең мәдәни объектларына сәфәрләр;
- Сәләт ВикиМәктәбенең күчмә язгы сессиясендә катнашу.
Кызыктыңмы? 21-нче октябрьгә кадәр гариза тутырырга өлгер!
Гариза selet.biz сайтында уң якта өстә урнашкан «Сәләт ВикиМәктәбе» дигән актив сылтамага баскач ачыла – шуны тутырып җибәрергә генә кирәк.