Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә ел саен үткәрелә торган традициягә әверелгән мөһим вакыйга быел да игътибар үзәгендә булды. Сәләтле һәм тырыш студентларны барлау, аларны тагын да үстерү максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан 2014 елда булдырылган исемле стипендия быел да үз ияләрен тапты.
2025 елның 24 маенда “Соңгы кыңгырау” бәйрәме кысаларында стипендия ияләрен бүләкләү тантанасы үтте. Аларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров ихлас күңелдән котлады. Ул сәләтле яшьләргә киләчәктә дә уңышлар, милләтебезгә һәм телебезгә тугры булып калуларын теләде.
2024–2025 уку елы нәтиҗәләре буенча, Стипендия комиссиясе карары белән түбәндәге студентлар стипендиягә лаек дип табылды:
-
Мәҗитова Галия – бары тик “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә укыган, милли чараларда бик актив катнашкан чыгарылыш курс студенты.
-
Халикова Камилә – иҗади яктан актив, бәйгеләрдә һәм бәйрәмнәрдә катнашкан, укуы “4”ле һәм “5”ле билгеләреннән торган студент.
-
Усманов Идел – көллияттә эшләп килүче сәнгать коллективларында актив чыгыш ясаган, милли чараларда катнашкан чыгарылыш курс студенты.
-
Хакимова Ландыш – район, шәһәр, республика һәм бөтенроссия күләмендә үткәрелгән спорт ярышларында призлы урыннар яулаган, “4”ле һәм “5”ле билгеләренә укыган студент.
-
Мөбәрәкшин Дамир – милли чараларда, бәйгеләрдә актив катнашкан, “5”ле билгеләренә генә укыган өченче курс студенты.
-
Чухнова Илсөя – төрле милли чараларда, республикакүләм бәйгеләрдә катнашкан, “Туган телдә — дәрес” V Халыкара бәйгесендә II дәрәҗә дипломга лаек булган чыгарылыш курс студенты.
-
Гыйләҗева Зәлинә – “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының төбәкара этабында җиңүче, “Һөнәри осталык өчен” медальонына лаек булган гимназия сыйныфы укучысы.