tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сембер карлыгачлары” милли җыр-моңнарыбызны саклый
“Сембер карлыгачлары” милли җыр-моңнарыбызны саклый

“Сембер карлыгачлары” милли җыр-моңнарыбызны саклый

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә балалар иҗатының “Сембер карлыгачлары” өлкә фестиваль-конкурсы узды. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм Татар мәдәният үзәге тырышлыгы белән оештырылган бәйгедә кырыктан артык малай һәм кыз катнашты.

Мәртәбәле конкурста өлкәбезнең җиде авыл районыннан – Чардаклы, Иске Кулаткы, Сенгилей, Ульяновск, Новоспасское, Николаевка, Барыш якларыннан һәм Ульяновск, Димитровград шәһәрләреннән килгән балалар “Соло” һәм “Ансамбль” номинацияләрендә ике төркемгә бүленеп (7-12, 13-17 яшьлекләр) үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр.

Бәйге башланыр алдыннан фойеда мәш килеп фотога төшеп йөрүче малайлар һәм кызларның зәвыклы, матур итеп тегелгән милли киемнәрдән булулары һәркемдә соклану тудырды. Конкурсантларның сәхнәдә чыгыш ясауларын ишеткәч, алдагы еллардан аермалы буларак, сүзләрне, татар хәрефләрен дөрес әйтүләре дә игътибарны җәлеп итте. Димәк, балалар коллективларының сәнгать җитәкчеләре һәм ата-аналар сабыйларның милли үзаңын үстерү, кимчелекләрне бетерү өстендә җитди рәвештә шөгыльләнәләр.

Хәзер инде традициягә кергән конкурста катнашучы районнар саны елдан-ел кими барса да, милли горурлык хисе булган, татар җыр-моңнарына, сәнгатькә гашыйк милләттәшләребез шактый икән әле. Гомер бакыеннан талантлы халкы белән дан тоткан Иске Кулаткы районыннан яшь җырчыларның күпләп килүе фестивальнең дәрәҗәсен күтәреп җибәрде. Кулаткылыларның чыгышын тыңлаганнан соң, сәнгать җитәкчеләре Лилия Байбикованың үз эшенең чын остасы булуына тагын бер тапкыр инандык. Алар конкурска җаваплылык хисе тоеп, бөтен күңелләрен биреп, тырышып әзерләнеп килгәннәр иде.

Барыш районыннан килгән бердәнбер вәкил – шомырттай кара күзләре янып торучы Рәгиб Таиров легендар якташыбыз Гакыйль Сәгыйров сүзләренә иҗат ителгән (үзешчән композитор Гакыйль Шакуров музыкасы) “Дусларым бар минем” җырын искиткеч оста, нәкъ менә чын артистларча башкарды.

“Әлеге җырны “Гакыйль Сәгыйров укулары”нда катнашу өчен өйрәнгән идек. Хәзер инде “Сембер карлыгачлары” конкурсында да үзебезне сынап карарга булдык”,- ди Рәгибнең остазы – Калда урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльза Хөснетдинова.

Фестиваль-конкурста өлкә күләмендә танылган, зур сәхнәләрдә балкыган сәнгать коллективларының – “Хыял тамчылары”, “Булгар” һәм “Кызлар күңеле” ансамбльләре солистларының аерым-аерым да, күмәкләшеп тә чыгыш ясаулары сөендерде. Әлеге малайлар һәм кызларның конкурска профессиональ сәнгать әһелләре җитәкчелегендә әзерләнүләре сәхнәдә үз-үзләрен тота белүеннән үк сизелә. Яшь йолдызчыклар бит алар.

Николаевка районы Зур Чирекле авылы халкы җыр-биюгә әллә ни игътибар итми шикелле. Яңгыравык, көчле тавышы белән тамашачы күңелен яулаган Хава Куликованы күргәч, ирексездән халкыбызның, бер булса да – берәгәйле, дигән мәкале искә төште. Бала вакыттан ук барлык бәйгеләрдә, ана теле буенча олимпиадаларда катнашып йөргән татар җанлы студент кыз Хавага, афәрин, дип әйтәсе килә.

Димитровград шәһәренең талантлы татар балалары да бары тик мактауга лаек. Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәп укучылары, “Сандугач” ансамбле солистлары, Венера Шагвалиева шәкертләре чыгышын тамашачы яратып кабул итте һәм көчле алкышларга күмде. Озак еллар мәрхүмә Фәния Халиуллова җитәкләгән “Карлыгачлар” ансамбленең соңгы арада сәхнәдә күренмәве генә йөрәкне әрнетә. Әлеге коллектив күп талантлы балаларга канатлар куйды бит.

Балаларның осталыгын Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Үзешчән композитор, көйләр авторы Чулпан Фиргалиева конкурсантларның нота буенча җырлавына игътибар итсә, өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинова авазларны, сүзләрне дөрес әйтүләрен күзәтте.

Өч сәгатькә якын дәвам иткән иҗат бәйгесе, ниһаять, ахырына якынлашты. Дулкынландыргыч мизгел – җиңүчеләрне бүләкләү вакыты килеп җитте. Шунысы игътибарга лаек: бер генә бала да конкурстан бүләксез китмәде. Оештыручылар аларны дипломнар белән шатландырды.

Моңлы дуэт – Димитровград шәһәренең 22 нче урта мәктәбеннән бертуган Кәрим һәм Әмир Мухутдиновлар (сәнгать җитәкчеләре – Эльвира Гаяз кызы) фестиваль-конкурсның гран-приена лаек булды. Егетләргә киләчәктә зур сәхнә түрләренә күтәрелергә язсын. “Хыял тамчылары” ансамбле (Ульяновск), Аделия Хуснуллова (Димитровград), Хава Куликова (Зур Чирекле) һәм “Балкыш” ансамбле (Иске Кулаткы) 1 нче урынны алдылар. Ә Камилла Асадуллина, “Хыял тамчылары” ансамбле (Ульяновск),  “Гөлчәчәк” ансамбле һәм Азалия Алиуллова (Ульяновск) 2 нче урынны үзара бүлештеләр. Ясминә Невелина, “Сандугачлар” ансамбле (Димитровград), Булат Замдеев (Сенгилей) һәм “Кызлар күңеле” ансамбле (Чардаклы) 3 нче урынга чыктылар.

Жюри рәисе Җәмилә Мифтахова бәйгенең югары дәрәҗәдә үтүен, конкурсантларның тырышып әзерләнүләрен билгеләп үтте.

“Киләчәктә репертуарга татар халык җырларын күбрәк кертергә тырышсыннар иде. Быел эстрада җырларына өстенлек биргәннәр, ә халкыбыз көйләре аз яңгырады. Өлкә конкурсында катнашырга теләк белдергән бала моңлы тавышка ия булу белән беррәттән, җырны нота буенча дөрес башкара белергә тиеш”,- диде ул.

Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина “Сембер карлыгачлары” фестиваль-конкурсында катнашкан балаларга, аларның сәнгать җитәкчеләренә һәм әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Эшне бергәләп башкарсаң гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Алдагы көннәрдә дә яшь буында милли мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатебезне үстерү юнәлешендә кулга-кул тотынышып эшләргә язсын”,- диде ул.

Рузия ХӘЛИМОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*