Борынгы тарихыбызга күз салыйк әле. Мәшһүр мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең “Асар” дип исемләнгән хезмәтен барлаганда, өйрәнгәндә, хикмәтле мәгълүматка тап булдым. Сүз Сембер – Ульяновск шәһәрен салу өчен аның ерак бабалары үз җирен – милкен Русия дәүләтенә бирүе турында бара. Казан ягындагы Зөя өязе Шырдан авылыннан булган Таҗетдин әл-Иштерәки календаренең кырыена ошбу сүзләрне язган: “Әткәем тарафыннан булган Янкилде абыз, аның улы Җанъегет абыз Сембер урынын шәһәр итү өчен җирен биргән. Әүвәлдә үзенең милке булган икән” (“Асар”, 1 нче том, 55-56 нчы битләр). Бу шәхес 16 гасыр ахыры – 17 гасырның беренче яртысында яшәгән булса кирәк.
Монда затым көн күргән,
Менбәрем син, түрем син.
Бабаларым йорт корган,
Атам-анам җир сөргән,
Нәселем йөргән җирем син!
Клара Булатова.
Кайда минем Туган илем? Ни өчен без хаксызлар, гаеплеләр булып ерак чит илләрнең комлы туфрагында, кайнар кояшы астында яшәдек? Гаепсез гаеплеләр булып, ачы сагыш, әрнүле йөрәк сыкравы белән Туган илнең әрекмән-кычытканнарын сагынып яшәп, чит илләрнең комлы-ташлы каберлекләрендә җирләндек, шулай гомер итәргә мәҗбүр ителдек? Тик рухыбыз гына Туган илдә һәм дә гомер агачының тамырлары мондадыр безнең.
Сүзем якташыгыз, дөньякүләм танылган шәхес – Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы Абдулла авылыннан (элеккеге Самара губернасының Мәләкәс өязе Урта Кандал авылы) булган Закир Мөхәммәт улы Кадыйри һәм аның хәләл җефете Сания Гыйффәт (Чистай шәһәрендә туып үскән татар халкының олпат шәхесе – шагыйрәсе), шулай ук бу гаиләдә туып үскән, аларның кызы Азатның җәмәгате, дүртенче буын туганы Әхмәт Тимер Рәшид Ярулла улы хакында.
Рәшид Ярулла улының Сабит бабасы да Абдулла авылыннан, нәселләре шул туфрактан, шул тамырдан. Язмыш җилләре аларны кая гына илтеп ташламаган… Бабасы Ярулла – Гарәбстанның Мәдинә шәһәрендә, ә әбисе Сүриянең Халеп шәһәрендә җирләнгән.
Кечкенә Рәшид Яруллин әти-әниләре вафат булгач, Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә тирән белем алып, ун елдан соң кире Әлмәт авылына – туган җиренә кайта, имам һәм мөгаллимлек хезмәтен башкара. Ризаэддин Фәхреддиннең өченче буын туганы булган Зәйнәб Габделфәттах хәзрәт кызы белән никахлаша, шул гаиләдә 1912 елда Әхмәт Тимер дөньяга килә. Әхмәт Тимерне 1929 елда язмыш җилләре, илдәге сәясәт Төркиягә качып китәргә мәҗбүр итә. Шулай ук Закир Кадыйри гаиләсе дә чит илгә күченеп китә. Үз җиребездә, үз илебездә гыйлемле, акыллы, затлы милләт вәкилләренә урын калмый, алар хокуксызларга әверелә.
Тагын бер сәбәп – Әхмәт Тимернең әнкәсе белән бертуган Хөсникамал остазбикәнең җәмәгате Һади Атласов – сәясәтче, дин әһеле, мәгърифәтче, тарихчы, бу елларда полиция тарафыннан эзәрлекләнә, кулга алына, Себергә сөргенгә җибәрелә. Шулай ук аның туганнарында да тентүләр башлана.
“1929 елның 17 июне. Иртәнге сәгать 5. Бөгелмә станцасы аша уза торган Уфа–Сембер поезды кузгалып китәргә 5 минут калган. Юлдашым Габделәхәт кинәт: “Әхмәт, кара әле, әниең килгән”,- дип кычкырып куйды. Мин тәрәзәгә таба атылдым. Перронда әнием басып тора, бер кулы белән – 10 яшьлек сеңелем Һаваны, икенче кулы белән сөт тоткан. Калтыравыклы тавыш белән, улым, менә сөт китердем, юлда эчәрсез, дип миңа сузды. Ләкин инде поезд, мәңгелек поезд кузгалып китте. Җир йөзендәге иң якын кешем, горурлыгым, кадерле әнием перронда ачы күз яшьләренә буылып, катып калды. Бу минем әниемне соңгы күрүем булды. Ләкин ул минутта бу турыда мин әле белми идем. Бу хушлашу иде, мин аны ачы-хәсрәтле тормыш кочагына ташлап, үзем дә билгесезлек, куркыныч маҗаралар көткән чит илгә китеп бара идем. Күп еллар әнием белән хат язышып – аралашып тордык, ләкин безгә очрашырга, күрешергә насыйп булмады. Җир йөзендә әнием вафат булганчы 49 ел хат аша гына аралашып яшәргә мәҗбүр булдык.
Әнием өчен фаҗигале, авыр тормыш башланды. 1938 елның 15 февралендә бер көнне дүрт якын кешесен атып үтерәләр. Әтиебез Рәшид Ярулланы, апасы Хөсникамалның ире Һади Атласовны, бертуган энесе Габделбарыйны, аның улы Зәкәрияне, калган бишесе дә шулай ук бу нәселдән булган татар халкының мәгърифәтчеләре, бөек шәхесләре”.
Зәйнәб Габделфәттах кызы дынлыклы Шәлчәле мәдрәсәсен җитәкләгән, шәех Габдрахман (Батыршаның мөгаллиме) оныгының кызы була. Үзе дә укымышлы мөгаллимә, бертуганы Хөсникамал белән Әлмәттә 1900 елларда хатын-кызлар мәдрәсәсе ачалар, биредә дин дәресләре генә түгел, дөньяви фәннәр дә кертелә.
1925 елда Уфада чыга торган “Ислам мәҗәлләсе” җурналында басылган мәкаләсеннән өзек китерәм. “Ислам ханымнарына” дип аталган бу мөрәҗәгатьтә түбәндәге юллар бар: “Хөрмәтле хатын-кызлар! Сез бүген гаиләдә баш кеше. Сез нинди тормыш алып барсагыз, бөтен гаиләгез шундый булачак. Иң куркынычы – спиртлы эчемлекләр эчеп, тәмәке тартып, кеше мәсхәрәләп уздырыла торган җыеннар. Мөмкин булганча мондый җыеннардан качарга, катнашмаска тырышыгыз, ирләрегезне дә катнаштырмаска чара күрегез. Бигрәк тә – балаларыгызны, алар – безнең милләтнең киләчәк каһарманнары, безнең кадерләп үстергән балаларыбыз мондый җыелышларда булырга мәҗбүр ителә. Әгәр дә сез җәмгыятькә яраклашып аракы эчә, тәмәке тарта башласагыз, белегез, бу кара тап булып сезнең балаларыгызга гына түгел, бөтен татар милләтенә төшәчәк. Бу әйбер алдынгы, заманча үсеш (эмансипация) түгел, ә деградация – түбән тәгәрәү, артта калганлык күрсәткече. Башка халыклар күптән инде алкоголь – исерткеч эчемлекләрнең һәлакәткә китерүен белеп, төрле ысуллар белән халыкларын сакларга тырышалар.
И, сез, мөселман хатын-кызлары! Бүген фән дә исерткеч эчемлекләрнең, тәмәкенең зарарын дәлилләде, аны куллану безнең өчен оят – хурлык! Зинһар өчен, афәттән гаиләләрегезне, балаларыгыз, ирләрегезне саклагыз!”
Менә шундый гаиләдә, нәселдә туып үскән Әхмәт Тимер (беренче никахы) дүртенче буын туган тиешле Азат Закир кызы Кадыйри белән гаилә корып җибәрә. Ләкин Азат ханым иртә вафат була. Икенче никахы – чечен милләтеннән булган Рана Сөйтеклем ханым. Кызлары Зәйнәб Бахшаиш 1964 елда туган.
Закир Кадыйри – күренекле шәхес. 1878 елда бүгенге Чардаклы районының Абдулла авылында туган. 1954 елда Әнкарада вафат була. Хатыны Сания Гыйффәт – татар милләтенең олпат шагыйрәсе. Ул 1900 елда бүгенге Татарстан Республикасының Чистай шәһәрендә, Кама (Чулман) елгасы буенда алдынгы сәүдәгәрләр гаиләсендә дөньяга килә. 1957 елда Төркиянең Әнкара шәһәрендә бакыйлыкка күчә. Әнисе Алия ханым кызы Сания Гыйффәт кечкенә вакытта ук вафат булу сәбәпле, аны әбисе Хәдичә тәрбияләп үстерә. Саниянең милли җанлы булып үсүендә, тәрбияләнүендә зур урын алып торучы шәхес – аның икенче буын туган апасы, “Себер” гәҗите мөхәррире булып эшләүче Фатимаи-Фәридә ханым була.
Сания Гыйффәт башта Чистай мәдрәсәсендә, аннары данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсендә олпат мәгърифәтче Мөхлисә Бубый хозурында тирән белем ала.
Сания ханым беренче шигырен 1912 елда “Себер” гәҗитендә бастыра, ул “Үлсәм әгәр” дип атала. Соңрак аның бик күп милли рухлы шигырьләре “Тормыш” һәм башка татарча чыга торган гәҗит-җурналларда басыла.
Сания Гыйффәт үзенең хәләл җефете Закир Кадыйри белән чит илләрдә яшәп иҗат итә. 1922-1937 елларда Төркия мәгариф министрлыгында хезмәт иткән тормыш иптәше белән алар 1937 елда Финляндиягә китә. Икесе дә фин татарларында укытучы хезмәтен башкаралар. Төркиягә кире кайтып, гомерләренең ахырынача шунда яшәп вафат булалар. Бөек шәхесләр, алдынгы мәгърифәтчеләр, бик күп телләрне белүчеләр сыйфатында мәгариф өлкәсенә, тарих җәмгыятенә тәрҗемәче буларак зур өлеш кертәләр.
Борынгы тарихыбызга әйләнеп кайтык әле. Ризаэддин Фәхреддиннең “Асар” исемле хезмәтен барлаганда, өйрәнгәндә хикмәтле мәгълүматка тап булдым бит әле. Сүз Сембер – Ульяновск шәһәрен салу өчен аның ерак бабалары үз җирен – милкен Русия дәүләтенә бирүе турында бара.
Казан ягындагы Зөя өязе Шырдан авылыннан булган Таҗетдин әл-Иштерәки календаренең кырыена ошбу сүзләрне язган: “Әткәем тарафыннан булган Янкилде абыз, аның улы Җанъегет абыз Сембер урынын шәһәр итү өчен җирен биргән. Әүвәлдә үзенең милке булган икән”. Бу шәхес 16 гасыр ахырында – 17 гасырның беренче яртысында яшәгән булса кирәк.
Төрле төбәкләрдән, дәүләт архивларыннан алынган мәгълүматлар моның дөрес булуын раслый. Димәк, бу төбәктә борынгы дәвердән бирле Кара бәк (Бикчура хан) нәселе, Нугай Урдасы ханнарының нәсел дәвамчылары, Сөембикә-ханбикә нәселе, Ризаэддин бине Фәхреддиннең туганнары яшәгән.
Без сезнең белән канкардәшләр, бер тамырдан булып чыгабыз. Элеккеге Сембер губернасының Яңа Шәйморза авылыннан күченеп килүчеләрнең шәҗәрәләре Татарстанның Чирмешән районы Югары Чагадай авылы нәсел дәвамчылары тарафыннан басылып чыкты. Анда Алтынбаевлар, Ибраһимовлар, Маминнар, Ягудиннар, Баһаветдиновлар – киң таралган фамилияләр. Йөз еллар үтсә дә, бүген бу нәсел варислары борынгы бабаларының бөек эшен дәвам итеп, зур урыннарда җитәкче вазыйфалар башкаралар. Бөтен Русия (үз мәмләкәтебез – борынгы татар иле) киңлекләрендә үрнәк тормыш алып баралар. “Яңа гасыр” телеканалы аша күргәнебезчә, мәсәлән, Оренбург өлкәсенең Александров районы Ягъфәр авылында өч бертуган Ягудиннар – эшмәкәрләр. Авылны торгызып, гөрләтеп яшәп яталар, тарихны барлыйлар. Аларның әйтүенчә, авыл исемен йөрткән Ягъфәр бабалары 1800 нче елларда Сембер губернасының Иске Кулаткы төбәгеннән күченеп килгән, кайберләре – Сура елгасы буеннан.
Шәйморзадан күченеп килгән нәселләрнең бер бик зурысы шулай ук Яһүдә нәселеннән. Һичшиксез, бер нәсел бу. Мәскәү архивыннан алынган документлар да моны раслый (Җәмит Рәхимов, “Сиңа ничә яшь, авылым?”). Анда күрсәтелгәнчә, Сембер, Пенза ягыннан мишәрләр Чирмешән районының Шөгер төбәгенә – элеккеге Бөгелмә өязе биләмәләренә күченеп килгән. Алар – тамырларын онытмыйча, ата-бабалары биләмәләренә кире кайтучылар, диннәрен, телләрен саклап калган борынгы морзалар нәселенең дәвамчылары. Бүген Самара өлкәсенең Гали авылында – борынгы Котлыгышта, Камышлы төбәгендә, Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында үрнәк тормыш алып баручылар да безнең туганнарыбыз, без – бер нәсел, бер тамыр вәкилләре. Акчуриннар, Мансуровлар, Рәҗәповлар, Даутовлар һ.б. бик күп нәселләрнең дәвамчылары бүгенге Әлмәт, Шөгер, Мәләкәс, Сембер төбәге, Әгерҗе, Арча, Буа, Саба һ.б. районнар белән бәйле. Алар барысы да бер тамырдан – Пенза, Саратов, Волгоград өлкәләрен дөньяга яңгыратучы Дебердеевлар, Бибарсовлар да безнең туганнарыбыз (“Татар шәҗәрәләре”, Татарстан Фәннәр академиясе, М.Әхмәтҗанов, Казан, 2011 ел). Без – кенәз Бигеш, кенәз Рәҗәп, Нәдер Уразмәт кебек шәхесләрнең лаеклы варислары. Без – Сөембикә-ханбикә оныклары, мәгърифәтле, көчле рухлы, булдыклы, алга карап яши торган, таш астыннан бәреп чыккан токым. Без – бердәм һәм бүленмәс татар милләте!
Роза АБЗАЛОВА-СӘЛМАНОВА
Чыганак: emet73.ru