tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сембер җире герое
Сембер җире герое

Сембер җире герое

СВО – махсус хәрби операция зонасында чыныккан Айрат Хайруллин “Сембер җире геройлары” төбәк программасында катнаша.

“Геройлар заманы” – “Время героев” федераль курсында алган төпле белеме һәм максатка омтылучан булуы Айрат Хайруллинга “Сембер җире геройлары” төбәк программасының сайлап алу этабын үтәргә ярдәм иткән. Хәзер белемен ул практикада куллана – хәрби комиссариатта эшли.

Айрат өчен әлеге проект – социаль яклау сферасында өстәмә осталык һәм практик тәҗрибә алу мөмкинлеге. Ул сугыш хәрәкәтләре зонасыннан кайтучыларга ярдәм итәргә, патриотик чаралар үткәрергә, балалар һәм яшьләр белән эшләргә ниятли.

1 августтан финалистлар белем ала һәм остазлары белән эшли башлыйлар. Аларга бергәләп чыгарылыш проектын әзерләргә һәм якларга туры киләчәк.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*