tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сембердә беренче таш Җәмигъ мәчете төзелүенә 160 ел
Сембердә беренче таш Җәмигъ мәчете төзелүенә 160 ел

Сембердә беренче таш Җәмигъ мәчете төзелүенә 160 ел

Ульяновск өлкәсендә борынгы Сембер каласында беренче таш Җәмигъ мәчете төзелүенә 160 ел булуына багышланган тантаналы чаралар узды.

Меценат Акчуриннар төзеткән гыйбадәтханәнең 160 еллыгы уңаеннан өлкә үзәгенең Федерация урамындагы 33 нче йорт – беренче таш Җәмигъ мәчете каршындагы мәйданда җәмәгатьчелек җыелышы узды. Анда Татарстан Республикасы делегациясе һәм өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте вәкилләре, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, краеведлар, татар автономиясе активистлары катнашты.

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских төбәгебез тарихында тирән эз калдырган олуг шәхесләргә багышланган борынгы фоторәсемнәр күргәзмәсе һәм шәһәребезнең беренче мулласы яшәгән ике катлы йортка урнаштырылган истәлек тактасы белән танышканнан соң, җәмәгатьчелек җыелышында катнашучы мөселман кардәшләребезне сәламләде.

“Әлеге мәчетнең пәйда булуы шәһәр һәм аның халкы тарихында мөһим вакыйгага әверелә. Ул төбәк территориясендә яшәүче мөселманнар өчен рухи-мәгърифәтчелек һәм мәдәни-агарту үзәк булып хезмәт итә. Ульяновск өлкәсе мөселманнары, үзләренең милли мәдәниятләрен һәм традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын кадерләп саклап һәм үстереп, төбәк һәм тулаем Россия тормышына зур өлеш кертәләр. Олы һәм кече Ватан, якташларыбыз һәм ватандашларыбыз турында кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен ислам дине әһелләренә, төбәкнең барлык мөселманнарына олы рәхмәтемне белдерәм. Сез үзегезнең хезмәтегез белән күп гасырлык традицияләрне саклап калуга һәм әхлакый нигезләрне ныгытуга бәһасез өлеш кертәсез. Тәрбия һәм патриотик эшегез өчен зур рәхмәт. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына һәрьяклап булышлык күрсәтүегез өчен рәхмәтемне ирештерәм. Без бөек күп милләтле һәм күп конфессияле халкыбызның бердәмлеген, туганлыгын һәм бергәлеген ныгытуга юнәлдерелгән тырышлыгыгызны югары бәялибез”,- диде Губернатор Алексей Русских.

Сембер җирендә беренче таш мәчет 1864 елда сафка бастырыла.

“Әлеге рухи-мәдәни үзәкне саклап калу һәм яңарту безнең күп милләтле илебез өчен бик тә кирәкле һәм мөһим эш. Сүз бит Ульяновск өлкәсе турында гына бармый. Бүген без озак еллар дәвамында дини тормышны чагылдырган, гәүдәләндергән күренешне үз күзләребез белән күрәбез һәм горурлык хисе кичерәбез. Татар халкына, мөселманнарга ярдәм күрсәтүе, игътибар итүе, җылы мөнәсәбәттә булуы өчен Алексей Юрьевичка чын күңелдән рәхмәт”,- диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин белдерүенчә, төбәгебездә Ислам дине кушканча яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Мөселманнар турында кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен без Россия Президенты Владимир Путин белән үзебезнең Губернаторыбыз Алексей Русскихка чиксез рәхмәтле, диде мөфти хәзрәтләре. Ул шәһәребезгә килүче туристлар саны ел саен арта баруын исәпкә алып, Федерация урамының җәяүлеләр йөри торган өлешен мөфтияткә кадәр озайтырга тәкъдим итте.

“Беренче таш мәчет тирәсендә татарларның дини үзәге – татар бистәсе барлыкка килә. Ул хәзерге Федерация, Островский, Можайский, Кролюницкий урамнарын үз эченә алган. Җәмигъ мәчете бүген дә тарихи яктан ислам мәдәният үзәге булып тора, Ульяновск мөфтияте аның янәшәсендә урнашкан. Хәзер безгә меценат Акчуриннар төзеткән беренче таш мәчетне чын хуҗаларына – мөселманнарга кире кайтарып бирү һәм әлеге бинага манара урнаштыру мәсьәләсен кабыргасы белән куярга кирәк”,- диде танылган краевед, тарих фәннәре кандидаты Римма Вильданова.

Исхак ХӘЛИМОВ.

 

Белешмә өчен:

Сембердә беренче таш Җәмигъ мәчете ачылуы Ватаныбыз патриотлары буынын тәрбияләүдә мөһим адым була. 1893 елның 1 январенда мөселман мәхәлләсе ахуны Мөхәммәдшакир Гафаровка муенында Станислав тасмасында тагып йөртү өчен “За усердие” көмеш медале тапшырыла. Мәдрәсәне тәмамлаучылар арасында Россия җәмәгать эшлеклеләре, дин белгечләре, журналистлар, язучы-документалистлар бар. Закир Кадыйри белән Хәлим Сибат әнә шундыйлардан. Танылган шагыйрь һәм прозаик Гариф Гайнуллин-Чокалый шушы мәдрәсәдә белем алган.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*