
Ульяновск өлкәсенең татар авылларында милләттәшләребездән Сабантуй батырына, милли уеннарда катнашучыларга дип бүләк җыю традициягә кергән иде инде. Ә быел исә бу йола шәһәребездә дә искә төшерелде, яңартылды.
Татар мәдәният үзәге коллективы һәр “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы 
Сөлгеләр белән бизәлгән атлар, милли киемнәрдән егетләр һәм кызлар, бала-чага җырлый-җырлый урам буйлап бүләк җыйдылар. Бу хәбәрне алдан ук ишеткән милләттәшләребез бүләкләрен күтәреп капка алдына ук чыкканнар иде. Алар бүләк җыючыларга затлы-затлы сөлгеләр, кулъяулыклар, тастымаллар, йомырка әзерләгәннәр. Нургали абый исә токымлы әтәчен дә кызганмады – Сабантуйда колга башына эләргә дип бүләк җыючыларга тапшырды.
Рузия ХӘЛИМОВА,
Ульяновск







