Татар театрлары фестивле 30нчы гыйнардан алып 27нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Спекатакльләрне сылтамалар аша (http://ulcult.ru , https://vk.com/ulcult73 , http://www.youtube.com/user/ulcult) һәм Ульяновск өлкәсенең халык мәдәнияте үзәгенең рәсми сайтында карап булачак.
30нчы гыйнвар – «Адашкан күңел» (М. Фәйзи). Ульяновск татар мәдәният үзәге каршындагы Бари Тарханов исемендәге халык театры, режиссеры Г.А. Сәләхетдинова.
6 февраль – «Әҗәт» (драма З.Гимаев). Татарстан Республикасының Әтнә районы Олы Мәнгәр халык театры, режиссеры Р.Р.Сәләхетдинов.
13 февраль – «Сынган беләзек» (драма Р.Сәгди). Ульяновск шәһәренең “Киндяковка” мәдәният йортының “Нур” халык театры, режиссеры Җ.З.Мифтахова.
27 февраль – «Татарча өйләнү» (комедия Р.Зәйдулла). Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы мәдәният йорты каршындагы «Бердәмлек» театры, режиссеры Р. И. Шәкүрова.
21 февраль – «Кызыма килер йөз кеше» (комедия Х.Ибраһим). Чувашстанның Батыр районы Бикшек авылы мәдәният йорты каршындагы татар халык театры, режиссеры Д.М. Сәләхова.
6 март – «Хаҗи әфәнде өйләнә» (комедия Ш.Камал). Чынлы районы Кәшә авылы мәдәният йорты каршындагы татар халык театры, режиссеры Л. Ю. Серебрякова.
13 март – «Саф күңелгә тап төшми» (драма С.Шакуров). Татарстанның Апас районы мәдәният йорты каршындагы татар халык театры, режиссеры З.Н.Мөхәммәтшина.
20 март – “Без унике кыз идек” (драма А.Гыйләҗев). Татарстанның Буа районы мәдәният йорты каршындагы “Яктылык” татар халык театры, режиссеры З.Х. Талипова.
27 март – «Син бит минем бергенәм» (мелодрама И.Мәхмүтова). Иске Кулаткы районы мәдәният йорты каршындагы татар халык театры, режиссеры Ф.М. Усеева.