tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Семберлеләр Гүзәл Яхина белән очрашкан
Семберлеләр Гүзәл Яхина белән очрашкан

Семберлеләр Гүзәл Яхина белән очрашкан

Быел “Россия” телеканалы яшь язучы Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча тулы метражлы нәфис фильм төшерә башлаячак. Бу хакта автор Ульяновскида китап укучылар белән булып узган очрашуда хәбәр итте.

Очрашу  башланганчы Гүзәлне Сембер-Ульяновск өлкәсенең 200 елга якын тарихы булган данлыклы китапханәсе белән таныштырдылар. Биредә моннан 200-300 ел элек басылган сирәк китаплар, газеталар  саклана. Дөресен әйтергә кирәк, аларны һәр теләүчегә дә күрсәтмиләр. Тагын шунысы да игътибарга лаек, әлеге китап сараенда Сембернең танылган меценатлары Акчуриннарның да шәхси китапханәләреннән алынган 238 китап бар. Алар арасында инглиз, француз, алман һәм башка телләрдәге изге Коръәннәрне дә  күрергә була.

Китапханәдәге сирәк китаплар бүлеген  карап чыкканнан соң, Гүзәл Яхина китап укучылар белән очрашу залына күтәрелде. Аны биредә тамашачылар  алкышлап каршы алдылар. Чыннан да, китап киң катлам укучыларда зур кызыксыну уяткан. Автор романны рус телендә яза. Ул бүген дөньяның 20 гә якын теленә тәрҗемә ителгән. Ә  беренче тәрҗемә татар телендә басыла.  “Икенче тәрҗемә фин телендә булды. Моның өчен дә шатландым, чөнки Финляндиядә зур татар диаспорасы бар бит. Аннары Сербиядә, Голландиядә, Алманиядә чыкты. Тулаем алганда, роман дөньяның 20 теленә тәрҗемә ителде. Шул исәптән, кытай һәм фарсы телләрендә дә”, ди “Зөләйха күзләрен ача” романының авторы, Бөтенроссия “Зур китап” милли премиясе лауреаты Гүзәл Яхина

1977 нче елда Казан шәһәрендә туган Гүзәл әлеге роман өстендә өч елга якын эшли. Аның сүзләренә караганда, ул романны үзенең әнисе ягыннан булган әбисе сөйләгәннәргә нигезләнеп яза.

Нәкъ романда сүрәтләнгән  вакыйгалардагы сыман, әбисе үзенең балачагын 1930 нчы елдан алып 1946 нчы елга кадәр Себердә уздыра. Ул Татарстанга җиткән кыз булып кире кайта. Әсәр кеше язмышы, авыр шартларда да кешеләрнең кешелеклелек сыйфатларын югалтмыйча психологик киртәләрне узу турында да. Роман үләм яки яшәп калам дигәндә дә кешеләрнең бердәм булып үзара аралашуы, яшәеше нинди була алганын күрсәтә. Автор үз әсәрендә бер шәхес аша  СССР дигән зур ил тарихының бер чорын чагылдыра алган. “Чыннан да, бу китап безнең илебез тарихы турында. Анда авыр елларда  халкыбызның ничек яшәгәне, аның аянычлы язмышы сүрәтләнә”, ди Ульяновск өлкәсенең Халыклар дуслыгы йорты директоры Нурия Туркова.

Төрле матбугат чараларыннан билгеле булганча, китап басылып чыкканнан соң Казанда узган очрашуларда авторны кайбер татар зыялылары нык тәнкыйтьләп тә чыкканннар. Ләкин семберлеләр, аерым алганда татарлар, авторга бу әсәре өчен зур рәхмәт хисләрен ирештерделәр.

Гүзәлнең яшьлегенә һәм аз тормыш тәҗрибәсенә сылтау итеп, очрашуга килүчеләр бу әсәрне язганда кем дә булса ярдәм иттеме, яисә әбиегез язып калдырган язмалар, көндәлекләрдән файдаландыгызмы дигән сорауларны да читләтеп узмадылар.

“Әбиемнән  ул сөйләп калдырган истәлекләр генә хәетеремдә калды. Менә шул мизгелләрне мин китабыма керттем. Кызганычка каршы, минем балачак хәтеремдә  бик азы гына сакланып калган. Романдагы барлык персонажлар да уйлап чыгарылган. Әбием ул чакта сөргендә булган вакытлары хакында бик гади һәм аңлаешлы итеп сөйли иде”, ди Гүзәл Яхина.

Киләчәктә китап 28 илдә нәшер ителер дип көтелә. Бүген инде ул 78 мең дандә сатылган. Моннан тыш әсәр буенча кино да төшереләчәге хакында билгеле булды.

Күптән көтелгән очрашу ике сәгатькә якын  барды. Очрашу азагында автор белдергәнчә, романның дәвамы булмаячак. Ә соңыннан  һәр теләгән кеше Гүзәл Яхинаның автографын алды, фотога төште, чәчәкләрен бүләк итте.

Рамис Сафин,   Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*