Төмән татар мәдәният үзәгендә эшләп килүче “Хыял” яшьләр студиясе җитәкчесе Фәгыйль Кәримовның юбилейлы очрашу кичәсе узды.
Билгеле булганчы, Фәгыйль Тәүлетбәк улы мәдәният үзәгендә тавыш операторы 
Фәгыйль Кәримов Тубыл районы, Ишмәт авылында татар моңына гашыйк булган гаиләдә туып-үсеп, иҗат дөньясына беренче адымын Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә башлап җибәрә.
Биредә ул “Зәгъфран» иҗат төркемен оештырып, өлкәнең төрле шәһәрләренә концертлар белән йөриләр.
2007 елда ул Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенә эшкә килеп, “Хыял” яшь җырчылар студиясен булдыра. Биредә бүгенге көндә өлкәдә таныш булган җырчылар – Марат Вәлиев, Оксана Абайдуллина, Римма Әнвәрова, Лариса Насыйбуллина үсеп чыгалар. 
Очрашу кичәсендә Фәгыйль Кәримовны 50 яшьлек юбилее белән котлап авылдашы, эшмәкәр Альберт Колмәмәтов, Кырынкүл мәктәбе җитәкчесе Алефтина Манкаева, Тубылдан иҗатташ дуслары чыгыш ясадылар, бүләкләр тапшырдылар.
Кичә “Хыял” ансамбле җырчылары, дуслары – Зөфәр Янгулов, Айзәт Насыйбуллин, “Сүнмәс хисләр” җыр, “Аккош” бию ансамбльләре чыгышлары белән үрелеп барды. “Татар егете”, “Себер йолдызы” өлкә бәйгеләре финалистларының заманча тегелгән татар киемнәрен тәкъдим итүләре дә чарага ямь өстәде.
Рәүфә КАНГАЗИНА, Төмән



