tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәнгатькә гашыйк кеше
Сәнгатькә гашыйк кеше

Сәнгатькә гашыйк кеше

“Киндяковка” мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Нур” халык театры артисты Мәүлет Шәрәфетдинов юбилейлы туган көнен каршылый.

Тиздән театрыбызның оешуына 10 ел була. Бу вакыт эчендә “Нур” халык театры Сембер халкына дистәләгән спектакль һәм мәзәкләр күрсәтте, төрле чаралар оештырды. Коллективыбызның тырышлыгы аркасында ел саен Казан шәһәрендә үткәрелеп килгән “Идел-йорт” театрлар фестивалендә катнашып, күп тапкыр җиңү яуларга насыйп булды.

Сүзем тырыш үзешчән артистларыбызның берсе – Чувашстанның Батыр районы Татар Согыты авылында туып үскән Мәүлет Шәрәфетдинов хакында. Ул, җыр-моңга һәвәс булганга, мәктәп елларында ук төрле чараларда катнашып, үзенең моңлы җырлары, матур тавышы белән күпләрнең күңелен яулаган җырчы. Туган авылының колхоз кырларында эшләп, тир түгеп үскән малай армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Ульяновск шәһәренә килеп төпләнә һәм “Искра” заводына эшкә урнаша. 1995 елда сөйгәне Мөслимә белән гаилә корып, бер бала тәрбияләп үстерәләр.

Көндәлек тормышның борчу-мәшәкатьләре, шатлык-сөенечләре белән көн артыннан көн үтә торса да, Мәүлетнең күңелендә сәхнәгә булган мәхәббәт сүрелми. Сәхнәнең тарту көче искиткеч зур бит. Моны сәнгатькә гашыйк кеше бик яхшы аңлый. Менә шул серле көч аны “Киндяковка” мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Нур” театрына тартып китерә. Ә театр кеше күңелендә зур урын биләгән, сихри төсләр белән бизәлгән гаҗәеп дөнья ул. Шул серле дөньяның төрле язмышларын, мавыктыргыч вакыйгаларын үз йөрәге аша үткәреп, тамашачы күңеленә барып җитәрлек итеп оста уйнаучыларның берсе булган егетебез – Мәүлет Корбангали улы 20 июльдә 60 яшьлеген билгеләп үтә. Сәхнәдәш дустыбызны гомер бәйрәме белән котлап, исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар телибез. Тамашачыны яңадан-яңа рольләр белән сөендереп, бергәлектә яшәргә насыйп булсын.

“Нур” театры коллективы исеменнән, театрның җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*