tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сенгилейда мәчет төзелә
Сенгилейда мәчет төзелә

Сенгилейда мәчет төзелә

Сенгилей шәһәре мөселманнары мәчет төзү эшләренә кереште.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм ярдәме белән Сенгилей җирендә яшәүче милләттәшләребез, дин кардәшләребез уянды. Алар Раббыбызга якынаерга тырышып, намазлар укырга, дини йолаларыбызны үтәргә һәм мәчет төзергә керештеләр. Рәмис хәзрәт һәм халык тырышлыгы белән 2018 елда Аллаһы йортын салу өчен җир участогы бүлеп бирелде һәм хакимият тарафыннан карар кабул ителеп, проект әзерләнде, су, ут, газ кертү эшләре башкарылды.

Быелның май аенда халык көче белән мәчеткә нигез салынды – фундамент ясалды. Рәмис хәзрәт вагон китертеп куйды, шунда намазлар укый башладык, Корбан гаетен үткәрдек. Тирә-як районнарда яшәүче мөселман кардәшләребез ярдәм кулы суздылар, үзебезнең мәхәллә халкы да читтә калмады. Күмәк тырышлык белән җыелган малга кирпеч, блоклар алып, мәчетнең стеналарын торгыздык.

Сенгилей районында инвалидлар йорты урнашкан. Шунда бергәләп барып, авыруларны корбан ашы белән сыйладык. Аллаһы Тәгалә разый булсын. Раббыбыз көтмәгән җирдән безне сәдакаларыбыз белән мохтаҗларны шатландырырга, аларның күңелләрен күрергә шушы йортка турылап җибәрде.

Шушы көннәрдә генә корбан чалып, халыкны табын артына җыйдык, имамнарны, мөфтине дә чакырдык. Күркәм мәҗлесне Мидхәт Мөбарәкша улы “Ясин” сүрәсен уку белән башлап җибәрде. Имамыбыз Рәмис хәзрәт ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык теләп, изге эштә катнашучыларга, аерым алганда, тугрылыклы ярдәмчеләре Али белән Марат кардәшләребезгә чын күңелдән рәхмәт әйтеп, дога кылдырды. Аннары шәһәребез мэры Сергей Петрович мәчет төзелешенә үз өлешен кертүчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Шәһәребез өчен дә, халык өчен дә бик тә кирәкле эш бу, диде ул. Ә Димитровград шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов Сенгилей мөселманнарының тырышлыгына, бергә һәм бердәм булуларына соклануын белдерде. Ундоры мәчете имам-хатыйбы Иршат хәзрәт Сенгилей мәчетенең тиз арада сафка басып, озак еллар динисламыбызга, халыкка хезмәт итүен теләде.

Сенгилей шәһәренең аш-суга уңган, оста хатын-кызлары корбан ашын бик тәмле пешереп, барысын да сыйладылар. Аллаһы Тәгалә аларга изге эшләре өчен әҗер-саваплар насыйп итсен.

Раилә Закирова,

Сенгилей шәһәре

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*