Моннан 40-50 еллар элек бу бистәдә нибары 3-4 кенә татар гаиләсе була. Хәзер аларның саны берничә йөздән артып китә. Бистә уртасында мәчет төзелгән, аның каршында якшәмбе мәктәбе дә эшли, мәктәптә татар теле укытыла, һәр ел саен гөрләп сабантуйлар, бәйрәмнәр уза… Сүзебез Ульяновск өлкәсенең Сенгилей районы Кызыл Гуляй бистәсе турында бара. Шушы көннәрдә генә биредә яшәүче кан-кардәшләребез туган төбәкләре-ТАССРның 100 еллыгына багышлап мәдәният йортында “Татарстан сәнгате көне” уздырдылар.
Сенгилей якларында Татарстан АССРның 100 еллыгына багышлап зур чара уздыру очраклы түгел. Биредә гомер итүчеләрнең барысы да диярлек узган гасырның 60-70 нче елларында Татарстаннын Чүпрәле, Буа якларыннан күчеп килүчеләр. Бу көнне мәдәният йортына килүчеләргә борынгы татар йорты, аның көнкүрешенә кагылышлы күргәзмә карап, милли ризыкларны авыз итәргә дә мөмкинлек бар иде. Янәшәдә генә хатын-кызларның “Ак калфак” оешмасы татар тарихына, мәдәниятенә һәм теленә кагылышлы сораулардан торган викторина оештырган.
Сенгилей Ульяновск өлкәсенең күп милләтле районнарының берсе. Биредә руслардан кала чувашлар, мордвалар һәм татарлар яши. Шуңа күрә дә район җитәкчелеге һәр милләтнең дә телен һәм мәдәниятен саклауны, рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүне өзлекле рәвештә алып бара. Чыннан да, хакимият тарафыннан мәдәниятне генә түгел, телләрне саклауга да шартлар тудырылган- әзерлекле укытучылар бар, дәреслекләргә дә мохтаҗлык юк. Ләкин 30 елга якын бистә мәктәбендә татар телен укытучы
Гөлфәрия Латыйпова ,соңгы елларда ата-аналар татар телен укытуга битараф карыйлар, ди.
Әти-әниләре аркасында әби-бабайлары телен өйрәнүдән мәхрүм булган сабыйлар бүген татар теле дәресләренә йөрмәсәләр дә, үзешчән сәнгатьтә катнашып татар җырларын җырлап, биюләрен башкарып үсәләр. ТАССРның 100 еллыгына багышланган мондый чаралар ел дәвамында өлкәнең башка районнарында да узачак. Аларга Татарстанның Ульяновск өлкәсе белән күрше районнарыннан да делегацияләр чакырылачак.
Рамис Сафин
Ульяновск