tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәпәй уңганнары махсус хәрби операциядә катнашучыларга витаминлы чәй әзерли
Сәпәй уңганнары махсус хәрби операциядә катнашучыларга витаминлы чәй әзерли

Сәпәй уңганнары махсус хәрби операциядә катнашучыларга витаминлы чәй әзерли

Азнакай районында яшәүчеләр бердәм булып махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә. Олысы-кечесе маскировка челтәрләре үрү, кием тегү, окоп шәмнәре, коры ашлар ясау белән шөгыльләнә.

Әлеге изге эштән Сәпәй авылы халкы да читтә калмады. Җәйнең кыл өстендә алар хәрбиләр өчен дару һәм чәй үләннәре җыйдылар.

Бездә халык бик актив һәм бердәм. “Әйдәгез, шуны эшлик әле”, – дип ялынып йөрисе түгел, барлык тәкъдимне хәзер күтәреп алырга гына торалар. Шуңа үлән җыярга да, һәрвакыттагыча, күпләп килделәр. Иң мөһиме, әлеге изге эшнең асылын олылар гына түгел, балаларыбыз да аңлап кабул итә. Шифалы үләннәрне изге теләкләребезне тели-тели җыйдык. Безнең хуш исле чәйләребез егетләребезнең тәннәрен генә түгел, җаннарын да җылытсын, шифа булсын иде. Аларның барысының да исән-сау кайтуларын көтеп калабыз,  – ди Сәпәй авылы мәдәният йорты директоры Ләйсән Латыйпова.

Чыганак: aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*